Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән

2020 елда Казанда, коронавируска бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, аерылышучылар саны кимегән.

 

«Узган елда аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елгы күрсәткечләргә караганда 18 процентка кимрәк», — диде ЗАГС идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шул ук вакытта, узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. 2019 елдагы кебек үк, 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар ЗАГСта үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

«Соңгы 11 ел эчендә Идел буе федераль округының халкы бер миллионнан арткан шәһәрләрендәге никахлар һәм аерылышучылар санын чагыштырып карасак, Казан аерылышуга бәйле статистикада иң яхшы күрсәткечне саклый», — дип искәртте спикер.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X