Заман сулышы

10 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2012 - 06:48
    “Көрәштем, көрәшәм, туктамам...”
    Күпкырлы талант иясе Разим Вәлиуллинга шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Ул гармунчы, баянчы, җырчы, композитор, аның рәссамлыкка тартым сәләте дә бар иде, бугай. Һәм шагыйрь, коеп куйган шагыйрь. Аның әсәрләрендә хисләр өермәсе дә, сабыр фәлсәфә дә, кырыс сәясәт тә бар. Үземә милли мәнфәгатьләр бик мөһим булгач, Разимның сәяси...
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:47
    Трассада – газчылар
    "Лениногорскгаз" идарәсендә узган чаңгы ярышларында 9 команда катнашты. Ир-атлар 1,7; хатын-кызлар 1,2 километрлы дистанциягә йөгерде. Спорт сөючеләрне идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Уңышлар теләп, җиңүчеләрнең шәһәркүләм үтәчәк шундый ярышларда предприятие данын яклаячаклары турында әйтте. Иң беренче булып, чаңгы трассасына хатын-кызлар чыкты. Тиешле араны узганнан соң, старт сызыгына ирләр басты. Җиңүчеләр...
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:45
    Олыларга күп кирәкми
    Кыенлыклар туса, ярдәм кулы сузарлык көр күңелле кешеләр бик күп Сарабиккол авылында. Без, хатын-кызлар, ир-егетләрнең дә әнә шундый сыйфатка ия булганын сайларга, нәкъ менә шуларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Бер мисал китерәсем килә: күптән түгел өебез янында үсеп утырган дәү, карт өянке агачы ауды. Инде агач картаеп, черегән булганлыктан, Кавказ тавы...
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:42
    Акчаны дөрес бүләсезме?
    Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә Лениногорск муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыруда коррупцияне кисәтү чаралары, бюджет акчаларын куллануда коррупция очракларын булдырмау һәм башка мәсьәләләр куелды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев чыгышыннан аңлашылганча, авыл хуҗалыгын үстерү программаларын тормышка ашыруга...
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:36
    Иңнәрендә – мәктәп язмышы
    Күпләр аңа ачык йөз белән, хөрмәтләп, әтисенең исемен телгә алып исәнләшә. Район һәм шәһәр халкы, спорт сөючеләр милли бәйрәмебез Сабан туеның йөзек кашы - татарча көрәшнең алыштыргысыз хөкемдары икәнлеген белә. Бик күпләр аны хаклы рәвештә укытучылар укытучысы итеп таный, язмышын яшь буынны олы юлга чыгаруга багышлаганнар остаз дип атый. Әйе,...
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:34
    Кыш бабай бүләгенә
    Урдалы мәктәбендә Кыш бабай призына "Алкалы хоккей" буенча ярыш уздыру күркәм традициягә әйләнде. Декабрьнең соңгы көннәрендә VI-IX сыйныф егетләре арасында хоккей ярышы үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай өләште. Кышкы каникул чорында уздырылачак район ярышларында егетләргә уңышлар телик.
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:34
    Инвалидлар спартакиадасы
    Казан шәһәренең "Ак Барс" Сараенда инвалидлар Спартакиадасының финал ярышы узды. Анда ике дистәдән артык шәһәр һәм районнан 252 спортчы катнашкан. Ярышта Лениногорск районыннан 7 спортчы катнашып, шахмат буенча Асия Пашкевич алтын медальгә, ә Александра Орлова һәм Валерий Чуши бронзага лаек булды.
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:33
    Яңа ел күчтәнәче
    "Алый парус" реабилитация үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. "Контакт-С" җәмгыяте генераль директоры С.Бәдретдинов, "Витязь" шәхси сак предприятиесе директоры В.Коробков балаларны тәмле күчтәнәч белән сыйласа, "Лениногорск урман хуҗалыгы" җитәкчесе С.Фазлырахманов бәйрәмгә ямь өстәп, чыршы бүләк итте. Шәхси эшмәкәр С.Сафин Яңа ел уңаеннан, балаларга бүләкләр өләште.
  • 10 гыйнвар 2012 - 06:32
    Җиңүче исеменә
    Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә сайлаучыларда гражданлык хокукын үстерү буенча яшь сайлаучылар клублары арасындагы республика конкурсында җиңүче исеменә лаек булды һәм республиканың Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Диплом белән бүләкләнде.
  • 10 гыйнвар 2012 - 04:30
    Исемдә калганнардан...
    "Заман сулышы" газетын озак еллардан бирле алып укып барам. Берничәне газет алдырсакта, иң беренче булып башыннан азагына чаклы сезнең газетны укыйбыз. Шушындый тирән эчтәлектә район хәбәрләре, республика хәлләре белән таныштырып баруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Менә Әгъдәм Галләмов белән Нәҗип Галимовның газетта басылып чыккан язмаларын укыгач, миндә балачак хатирәләре...
Реклама