Заман сулышы

Олыларга күп кирәкми

Кыенлыклар туса, ярдәм кулы сузарлык көр күңелле кешеләр бик күп Сарабиккол авылында. Без, хатын-кызлар, ир-егетләрнең дә әнә шундый сыйфатка ия булганын сайларга, нәкъ менә шуларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Бер мисал китерәсем килә: күптән түгел өебез янында үсеп утырган дәү, карт өянке агачы ауды. Инде агач картаеп, черегән булганлыктан, Кавказ тавы...

Кыенлыклар туса, ярдәм кулы сузарлык көр күңелле кешеләр бик күп Сарабиккол авылында.

Без, хатын-кызлар, ир-егетләрнең дә әнә шундый сыйфатка ия булганын сайларга, нәкъ менә шуларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Бер мисал китерәсем килә: күптән түгел өебез янында үсеп утырган дәү, карт өянке агачы ауды. Инде агач картаеп, черегән булганлыктан, Кавказ тавы хәтле агач калдыклары өеме хасил булды. Ягарга мөмкин булганнарын тирә күрше ташып бетерде, ә черекләре шул килеш ята бирде. Ходайга шөкер, аны Фәндәс Моталлапов сөйрәтеп алып китеп, чүплеккә илтеп ташлады. Калганын Инсаф Садыйков ялт иттереп җыештырып куйган, тип-тигез яшел чирәм генә елмаеп калган. Аларның балалары да үзләре кебек мәрхәмәтле. Чүплектән бушаган урынга ямь-яшел чирәм үсте.
Яшь чакта гомер гел рәхәт, кояшлы һәм куанычлы үтә. Егәрлек барда - кулдан эш килә. Ә олыгая төшкәч, кемгәдер ялынырга кала. Бу вакытта күршеләр ярдәмгә килә. Игелек эшләргә күршең булу - олы бәхет! Авырып китеп, авызда тәм югалганда, күршем Линүзә Якупова кояштай балкып, ак болыттай күпергән күмәчен күтәреп кереп җитә. очып үтүче аккош канатларыдай җилфердәп кибүче шома, тигез ап-ак керләре күзләрне иркәли, кәефне күтәрә. Хуш ис бөркеп торган керләрне үтүкләмичә дә таслап җыеп куярга була.
Көзен сугым чоры җиткәч, кыйбла як күршебез Радик Әхмәтов җиренә җиткереп, чиста итеп мал суя. Ул суйган итне юмыйча да ашка салып була. Шуңа авыл халкының күпчелек өлеше бу эшкә аны чакыра. Саулык китү аркасында безнең нәрсәгә мохтаҗлыкны тирә-күрше сизенә инде. Яшел каен себеркесе белән дә шул ук Радик Әхмәтов, Фәнис Моталлапов тәэмин итеп тора.
Хәләл җефетем Фәниснең туганы Фәрид Моталлапов - газчы булып эшли. Ул киләсен белгәч, Фәнис, кулы буйсынмаганга эш әзерләп куя. Уңган кешенең кулы барына да ятып тора. Әниләре Рәйсә апа сигезенче дистәне тутырды. Әмма аңа 50 яшьтән артык биреп булмый. Игелекле, күркәм уллар, мәрхәмәтле киленнәр тәрбиясендә яшәгәнгә шулай яшь һәм матур күренәдер инде ул. Фәрид Кирлегәч газчысы Мәхмүт Әхмәтшин белән ярдәмләшеп, аралашып яши. Мәхмүт Әхмәтшин искиткеч мәрхәмәтле, булдыклы кеше. Эшен намус белән башкаручы, хөр күңелле ир-ат ул.
Гомер юлында миңа Камил абый Әхмәтов, Зөфәр Бәдретдинов, медиклар Гөлнара Исламова, Гүзәлия Галимова кебек яхшы күңелле, шәфкатьле кешеләр генә очрады.
Күптән түгел Мәдәният йорты китапханәсендә инвалидлар өчен тантаналы мәҗлес үткәрелде. Аны китапханәче Миләүшә Хәкимова оештырды. Табынны җыр-бию түгәрәгенә йөрүчеләр әзерләгән иде. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Табынның төп бизәге булып, Миләүшә Хәкимова пешереп килгән телеңне йотарлык итле бәрәңге бәлеше булды. Мәҗлес, чын мөселманча, Минзакир Латыйповның Коръән укуы белән башланып китте һәм Фатыйма Төхвәтуллина, Габделхак Исхаков, Галия Әхмәтова, Гөлсирин Якупова, Гөлсинә Мортазина, Галия Гафиятуллина башкаруындагы моңлы халык җырлары, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Кешенең, аеруча олыларның күңелен күтәрү өчен күп кирәкми шул. Тәмле тел, якты йөз һәм хөр күңел җитә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: