Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Акчаны дөрес бүләсезме?

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә Лениногорск муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыруда коррупцияне кисәтү чаралары, бюджет акчаларын куллануда коррупция очракларын булдырмау һәм башка мәсьәләләр куелды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев чыгышыннан аңлашылганча, авыл хуҗалыгын үстерү программаларын тормышка ашыруга...

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә Лениногорск муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыруда коррупцияне кисәтү чаралары, бюджет акчаларын куллануда коррупция очракларын булдырмау һәм башка мәсьәләләр куелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев чыгышыннан аңлашылганча, авыл хуҗалыгын үстерү программаларын тормышка ашыруга 214 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Коррупцияне кисәтүне Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге иң элек үзләреннән, ягъни коллективтан башлаган. Коррупция белән сүздә генә көрәшмичә, үзләреннән үк тикшерә башлаулары сөендерә, әлбәттә. Бу юнәлештә алар 4 комиссия утырышы, 16 җыелыш үткәргәннәр. Бүлеп бирелгән акчаның кая һәм күпме күләмдә тотылуына отчет ясауның отышлы алым икәнен искәртте докладчы.
Ә менә архитектура өлкәсендә бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле. Социаль ипотека, торак төзелеше, "Ветераннарга - торак" федераль программалары буенча акча бүленешендә төгәлсезлекләр җитәрлек.
Сәламәтлекне саклау учреждениеләре 2006 елдан бирле "Сәламәтлек" проекты буенча эшли. Бюджет акчаларын транспорт алуга, Бала тудыру йортын яңача җиһазландыруга һәм башка эшләргә тотканнар. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акча тулысы белән кулланылган.
Коррупцияне кисәтү буенча актив эшләүчеләр исемлегенә авыл хуҗалыгыннан тыш, Мәгариф идарәсен дә кертергә була. Белешмәләр, методик әсбаплар чыгарылу, "Ышаныч телефоны"ның эшләве, сыйныф сәгатьләре, дәрестән тыш тәрбия чаралары үткәрү - коррупциягә каршы көрәштә сыналган чараларның берсе. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бәйләп карасаң, күңелдә барыбер шик туа. Ләкин ни генә булмасын, коррупцияне булдырмау үзебездән тора. Һәркем моңа битарафлык күрсәтмичә, киресенчә, җаваплы караса, әлеге илкүләм проблемага нокта куелыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев