Урдалы мәктәбендә Кыш бабай призына "Алкалы хоккей" буенча ярыш уздыру күркәм традициягә әйләнде. Декабрьнең соңгы көннәрендә VI-IX сыйныф егетләре арасында хоккей ярышы үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай өләште. Кышкы каникул чорында уздырылачак район ярышларында егетләргә уңышлар телик.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз