Заман сулышы

Исемдә калганнардан...

"Заман сулышы" газетын озак еллардан бирле алып укып барам. Берничәне газет алдырсакта, иң беренче булып башыннан азагына чаклы сезнең газетны укыйбыз. Шушындый тирән эчтәлектә район хәбәрләре, республика хәлләре белән таныштырып баруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Менә Әгъдәм Галләмов белән Нәҗип Галимовның газетта басылып чыккан язмаларын укыгач, миндә балачак хатирәләре...

"Заман сулышы" газетын озак еллардан бирле алып укып барам. Берничәне газет алдырсакта, иң беренче булып башыннан азагына чаклы сезнең газетны укыйбыз. Шушындый тирән эчтәлектә район хәбәрләре, республика хәлләре белән таныштырып баруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Менә Әгъдәм Галләмов белән Нәҗип Галимовның газетта басылып чыккан язмаларын укыгач, миндә балачак хатирәләре һәм Түбән Чыршылы авылында булган кайбер вакыйгалар яңарды. Шуларны сезгә җиткерәсем килде.
Колхозлашу еллары
1922 елларда Котлыәхмәт бабай әтиебез Зөфәрне өйләндереп башка чыгара. Өебез ул елларда яшәгән кешеләрнеке кебек дүртпочмаклы иде, тактадан эшләнгән өйалды, зур абзар, мунча, келәт - барысы да хәтеремдә саклана. Әти җәй көннәрендә кырда эшләсә, кыш айларында өйдә агачтан төрле әйберләр, кешегә көндәлек кулланышта кирәк булган арба-чана, тәпән-лаканнар ясый иде. Мич чыгару да - аның кулыннан килә торган эшләрнең берсе булды.
Шулай матур гына яшәп торганда, колхозлашу чоры башланды. Бабай әтигә нык кистереп: "Мин колхозга керәм, син әлегә туктап тор, кулың эш белә, читкә чыгып эшләп йөрегез. Еракка китмә, мондагы хәлләрне белешкәләп тор, икебезнең беребез оттырмабыз", дигән. Әти шулай эшли дә.
Колхозга кермәгәннәр белән бик дорфа, кырыс кыланганнар. Хәзер дә күз алдымда: ишегалларыннан, лапас эчләреннән тимер сөңгеләр белән икмәк эзлиләр, булган бөтен терлекне алып чыгып китәләр, хәтта абзар-мунчаларга кадәр сүттеләр. Өебезне сүтәчәкләрен белгәч, Камалетдин абзый (әтинең энесе) Яңа Иштирәктә укыта иде, аннан килеп, өйне сатып җибәрә. Без әни һәм дүрт бала урамда калдык. Күршедә Дәүләтша абый өендә вакытлыча яшәп торырга булдык. Ул вакытта иң олы Сәлимә апага - 11 яшь, Әминә апага - 9, миңа - 6, кечкенәбез Нурлыгаянга - 4 яшь иде. Кыш көне әтинең әнисе - Хәдичә әбиләргә күчтек. Бу 1936 нчы еллар иде.
Авылдан 8 чакрым ераклыктагы урман хуҗалыгында колхозга кермәгәннәрнең кайберләре яз айларында утау утап, җәй-көзләрен урак урып, көнлекләп эшләделәр. Безнең инәй дә ике апам белән шунда йөрде. Эшләгән өчен күпмедер он-ипи бирәләр, ул ипинең тәмлелеге хәзер дә онытылмаган, бик ашыйсы килгәнгә шулай истә калгандыр инде.
Әти Хаҗимөхәммәт абый Хәеров белән бергә Оренбург өлкәсе авылларында бура бурап, такта ярдырып эшләп йөргәннән соң, 1937 елда кайтып төште. Буш кул белән түгел, ә ике ат белән бричка арбасына (җиңел арба) икмәк төягән иде. Шул ук елны колхозга керде. Бер елдан соң Котлыәхмәт бабай ярдәме белән иске йорт урынына бура күтәреп, йорт төзедек.
Сугыш
Авыл кырыеннан Куак суы ага, ул суны ике җирдән буып, берсе Куакбаш белән ике арада, икенчесе авыл уртасында буыла иде. Анда такта яру цехы, агач эшкәртү, тәгәрмәчләр сугу кебек эшләр башкарылды.
Тик матур, тыныч тормышны бозып сугыш башланды. Авыл уртасына халыкны җыеп, шомлы хәбәрне әйттеләр. Шул көннән ир-атлар әкренләп сугышка китәргә повестка ала башлады. Әтиебезне дә озаттык.
Авылдагы авыр эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төште. Үсмер кызлар тракторчылар курсында укып, әлеге һөнәр буенча эшли башладылар. Олырак яшьтәге укучылар ФЗОгә дә китте. Мәктәптә ир-ат укытучылар урынын хатын-кызлар алмаштырды.
Мин дә укулар беткәч, җәй көне колхозда эшләдем. Кыш көннәрендә күрше малайлар белән сукыр лампа яктысында, керосин булмаса, чыра яндырып, җәйгә җитәрлек чабата ясап куя идек.
Яз җитеп, җирләр ачыла башлагач, халык бәрәңге җиренә барып, черек бәрәңге эзли, ә үләннәр үсә башлагач, урманда балтырган, ат кузгалагы белән туклана иде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе бик түбән, телефон авыл Советында гына, ә фронттагы хәлләрне газет аша беләбез. Ул елларда районда чыгып килгән "Тоташ колхоз" газетын алдыра килдек, әле ул урамга берәү генә, кызыксынганнар укырга, тыңларга бергә җыела иде.
Урак вакытында чүмәләгә куйган игенне кыш айларында сугу эшен башкаралар. Икмәкне кыр станнарыннан чаналарга төяп, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар икешәр ат белән Бөгелмәгә һәм Келәүлегә ташыйлар. Хәзер дә исем китә: шундый авырлыкларга ничек түзгәннәрдер?!
1943 елда сигезенче сыйныфка Федотовка авылына укырга киттек. Бәрәңге алып, җирләр туңып, кар төшкәч кенә укый башладык. Яши торган йортыбызны (яңа өй иде) урманнан утын ташып җылыта идек, ләкин моны башкарып чыга алмавыбызны аңлап, 1944 ел башында укуны ташлап кайттым.
Шул елның кыш аенда кызык та, кызганыч та булган бер вакыйганы искә төшерим әле. Туганнан туганым Шамил белән кырда бер солы чүмәләсе таптык, аны җәймәләргә салып сукканнан соң, авылга кайтырга чыктык. Шулвакыт Чүтегә таба бер атлы барганын күрдек. Ул да булмады, чанадан берсе төште дә, безгә таба килә башлады. "Ата күрмәгез, без бит бүреләр түгел" дип (ул елларда бүреләр күп иде) кычкырып атлының каршысына барабыз. Якынлашкач кына юл буена кадап куйган маяклар икәнлеген аңладык. Алар бәсләнеп җил уңаена селкенгәннәр,курыкканга атлы булып күренгән инде.
Нинди генә авыр еллар булса да, яшьлек үзенекен итә. Клубка барып, кызлар белән кич утырып йөрдек. Үзем дә гармун сатып алып, аулак өйләрдә, оста итеп уйнамасам да, яшьләрнең кәефен күтәреп, дәртләндереп җибәрә идем. Өскә - фуфайка, аякка чабата киеп, тамак ач икәнлеген дә онытып, клубта яшьләр шау-гөр килделәр.
Безнең яшьлек еллары
Әтиебез сугыштан исән-имин кайтты. Колхозда бригадир булып эшли башлады. Ә үзем әти кайтканчы Шөгер урман пунктының авылыбыздагы бер цехына урнаштым. Монда халыкка төрле кирәк-яраклар ясадык.
Сугыш тәмамланса да, авыл халкы өчен хезмәт җиңеләймәде. Тракторда эшләүчеләр кыш буе ремонтта булалар, яз көннәре чәчү вакытында авылга кайтып җитә алмыйлар, чөнки трактор ватылып юлда кала. 1947 елны Шөгер хастаханәсендә каршыладым. Эштә бәхетсезлек килеп чыкты: ялгыш балта белән аягыма чаптым. Ярый әле, төзәлеп, яңадан үз урыныма кайттым.
Авылдан китәргә теләгәннәргә документ бирмәгәч, яшьләр күбрәк авылда булды. Районнан Кадермәтов дигән кеше килеп, тавышлы кино карау бәхетенә дә ирештек. Сирәк-мирәк кенә укытучылар катнашында спектакльләр дә куйдык. Язгы чәчүләрдән соң, беренче Сабан туе Заһит чишмәсе янында чирәмлектә узды. Тирә-як авылларда булып, соңыннан Чүтегә җыелыша идек.
1947 елның сентябрендә урман пунктын Шөгер промкомбинатына куштылар. Эшчеләргә берничә ай хезмәт хакы бирмиләр дигәч, без эшләргә риза булмадык. Ләкин милиция һәм прокурор белән куркытып (ә Гайсә Фәсхетдиновны эшкә чыкмыйм дигәне өчен төрмәгә утырттылар), кире күндерделәр.
1948 еллар кечкенә елга-инешләрдә электр станцияләре кору чоры буларак истә калган. Түбән Чыршылыда да турбин урнаштыру өчен бер корылма ясап куйдылар. Кичләрен авыл өчен электр утлары кабызу - зур яңалык иде. Дөрес, аның көче колхоз идарәсе, авыл Советы, мәктәп, клуб, кибетләргә генә җиткәндер.
Минем кебек яшьтәшләрнең дә ил каршында бурычларын үтәр вакыты җитте. Шөгер хәрби комиссариатыннан биштәрләребезне асып киттек. Авылдашым Гатуф Гәрәев (мәрхүм) белән бер җиргә - Советская Гаваньга килеп төштек. Солдат хезмәте турында яза башласаң, бер газет бите дә җитмәс. Авырлыкларга, салкынга, ачлы-туклы торуга - барысына да түздек. 1950 елның 23 февралендә ант иттек. Үзеңне чын солдат итеп тою хисләре шуннан соң гына башланды.
1953 елның июль аенда демобилизацияләргә дигән хәбәр булды, ләкин алмашка солдатлар килмәү сәбәпле, яңадан 3 айга хезмәт итәргә калдык. Ноябрь аенда туган якка кайту бәхетенә ирештем. Сагындырылган туган як, әти-әни, дуслар, әлбәттә инде, сөйгәнем Нурияне күрү минем өчен бәхетле мизгелләр иде. Декабрь азакларында ата-ана фатихасын алып, матур гына тормыш башладык.
1954 елда шәһәргә килдек һәм "Татбурнефть" трестына эшкә гариза яздым Нефтьчеләр яши торган өч тулай торакка тәрбияче итеп куйдылар. Тулай торак өч зур баракка урнашкан, шунда газет-журналлар, лекцияләр укып, стена газетлары чыгару минем вазифага керә иде.
1961 елны торак-коммуналь хуҗалыгы идарәләрен бергә кушып, "Лениногорскнефть"нең бер цехы буларак эшли башлады. Мин дә эшемне алыштырып, агач остасы (столяр) итеп алындым. Аннан соң ун елдан артык профсоюз рәисе булып тордым. Тырышып эшләгәнгә күп кенә Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләделәр.
1989 елда лаеклы ялга чыктым. Хәзергесе көндә ике улыбызның гаиләсенә, эшләренә куанып, бәхетле картлык кичерәбез. Аллага шөкер, хатыным Нурия белән намазлар укыйбыз, мәчеттә дәресләргә йөреп, гарәпчә укырга өйрәндем. Дини китаплар белән дә кызыксынуым көчле.
Менә шулай балачак, яшьлек елларымны күз йөртеп чыгып, дәфтәр битенә дә төшердем.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: