Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Көрәштем, көрәшәм, туктамам...”

Күпкырлы талант иясе Разим Вәлиуллинга шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Ул гармунчы, баянчы, җырчы, композитор, аның рәссамлыкка тартым сәләте дә бар иде, бугай. Һәм шагыйрь, коеп куйган шагыйрь. Аның әсәрләрендә хисләр өермәсе дә, сабыр фәлсәфә дә, кырыс сәясәт тә бар. Үземә милли мәнфәгатьләр бик мөһим булгач, Разимның сәяси...

Күпкырлы талант иясе Разим Вәлиуллинга шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Ул гармунчы, баянчы, җырчы, композитор, аның рәссамлыкка тартым сәләте дә бар иде, бугай. Һәм шагыйрь, коеп куйган шагыйрь. Аның әсәрләрендә хисләр өермәсе дә, сабыр фәлсәфә дә, кырыс сәясәт тә бар. Үземә милли мәнфәгатьләр бик мөһим булгач, Разимның сәяси шигырьләрен күңелгә якын күрдем. Шуны белгәнгә күрәдер, ул мине "Чишмә" иҗат берләшмәсе җыелышларына гел чакыра иде.

1988 елның көзендә телефоннан шалтыратып, Мәдәният сараена чакырды һәм Казаннан килгән ике кеше- язучы Тәүфыйкъ Әйди һәм шагыйрь Газинур Морат белән таныштырды. Әлеге егетләр Лениногорскига татар-иҗтимагый үзәген оештыру мәсьәләләре белән килгәннәр икән. Мине әлеге эшне башлап җибәрергә кодаладылар һәм без Разим белән зур оештыру эшләре кузгатып, Мәдәният сараенда җыен үткәрдек, тиешле структураларны сайладык, җигелеп эшкә тотындык. Ул педагогия училищесында укыту, шулай ук "Чишмә" берләшмәсе белән җитәкчелек итү белән бергә, безнең эшләрдә дә төпкә җигелде. Шул елларда язган ялкынлы шигырьләре безгә көч-дәрт өстәп торды.
Төрле хәлләргә юлыктык. Суверенитет өчен кискен көрәш барган көннәрдә язган "Яшерен визит" шигыре өчен прокуратура юлын таптарга да туры килде. Разим белән бергә мин һәм Җәмит Рәхимов бардык. Сөйләштек, аңлаштык - егетебезне тынычлыкта калдырдылар.
Шуклыгы да бар иде Разимның. Шул елларда Мәдәният сараенда айга бер мәртәбә "Дискуссия клубы" утырышлары үткәрелә иде. Җыелышып, агымдагы сәясәт турында бәхәсләшәбез. Халкыбызның бай тарихлы дәүләтчелеген торгызу кирәклеген аңлатабыз. Кычкырыш-талаш юк, ләкин бәхәсләр кызу була. Без өчәү бара идек: мин, Разим, Вазыйх Гатин (Приборлар заводында эшләде).
Бер шундый җыелыштан Вазыйх иртәрәк китте. Икенче көнне миңа шалтырата (мин "Нефтеавтоматика" заводында эшлим, "Приборный"га якын гына):
- Ринат абый, ни хәлләрең бар, кәефең ничек? - ди. Тавышы шомлы, борчулы.
- Әйбәт, - мин әйтәм.
- Хәзер киләм, - ди бу.
Тиз арада килеп тә җитте. Борчылуы йөзенә чыккан:
- Разим абый шалтыратты. «Син кичә юкка ашыгып киттең, анда булды хәлләр: Ринат абый берсе белән сугышты, тегенең эченә типте», - ди.
Әлеге вакыйганың Разимның чираттагы шаяруы гына булганлыгын аңлагач, тынычланды, рәхәтләнеп көлештек.
Разим дус белән аралашкан, кайнаган көннәр сагынып искә алырга гына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев