20 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Китапханәчеләр йомгак ясады
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә авыл һәм шәһәр китапханәчеләре катнашында 2011 елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, ирешкән уңышларын барладылар. Уңышлары да сөенерлек: район һәм республика күләмендә узган күп кенә конкурсларда алдынгы урыннарны яулаган алар. Шулай ук китапханәчеләр бергәләп яңа елга эш планы төзеп, бурыч-максатлар билгеләде.
-
Яшь биючеләр – Прагада
«Пируэт» бию ансамбле Прага шәһәрендә узган "Зимняя сказка-2012" дип аталган VIII Халыкара балалар иҗат фестивалендә катнашкан. Төрле илләрдән килгән 500ләп катнашучы арасында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алганнар. "Халык биюе" номинациясендә ансамбльнең зур һәм урта төркеме - I урын, ә "Заманча бию" номинациясендә зур төркем - II урын алу бәхетенә...
-
Грипп «йөри» башлады
Шәһәр һәм районда узган атнада кискен респиратор вирус инфекциясенең 300 очрагы теркәлгән, шуларның берсе - грипп. "Роспотребнадзор" идарәсенең Лениногорск бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, авыру күрсәткече 93,1 процентны күрсәтә. Контроль күрсәткечтән бу сан күпкә аз. Авыручыларның 227се 14 яшькә кадәр булган балалар.
-
Ике ел җәяү
Шәһәр суды 22 яшьлек Петровка карата кузгатылган җинаять эшен карады. Узган елның 23 октябрендә Петров, алкоголь эчемлек кулланып, автомобильгә утыра. Хәрәкәт итү вакытында, контролен югалтып, юл читенә төшә һәм машинасы белән әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, аның янында утырган пассажир тән җәрәхәтләре ала. Әлеге җинаять тулысы белән тикшерелгән. Гаепләнүче үз гаебен...
-
Исемдә калганнардан...
Сугыш ил белән кырда бер солы чүмәләсе таптык, аны җәймәләргә салып сукканнан соң, авылга кайтырга чыктык. Шулвакыт Чүтегә таба бер атлы барганын күрдек. Ул да булмады, чанадан берсе төште дә, безгә таба килә башлады. "Ата күрмәгез, без бит бүреләр түгел", дип (ул елларда бүреләр күп иде) кычкырып атлының каршысына барабыз....
-
Куркыныч ризыклар
Суыра торган конфет, җимеш кагы, «чупа-чупс»та шикәр, химик өстәмәләр, буягыч матдәләр һ.б. күп. Чипсының бәрәңгедән ясалганнары да, кукуруздан җитештерелгәннәре дә углевод һәм майлардан тора. Чипсы буягыч һәм хуш ис бирүче матдәләргә «бай». Баллы газлы эчемлекләр шикәр, химия һәм газ кушылмасын хәтерләтә. Кока-кола, мәсәлән, тимер тутыгы, юшкынны да бетерә. Мондый эчемлекләрнең...
-
Сабантуй бүләге
Олы улы Раилнең әтисенә охшаганын белә Ләйлә, һәм моңа елдан-ел ныграк инана бара. Элегрәк якыннары: Раилең бетереп әтисе Кәрим инде, - дигәннәренә бик исе китми иде. Шулай да берничә көн элек булган вакыйга аны уйга калдырды. ...Уку елы тәмамланып, ямьле җәй башланды. Июнь - Сабантуйлар ае. Милли бәйрәм иң беренче...
-
Күңел көтә...
Кеше күңеле һәрвакыт нидер көтә. Ил-дөньяда берәр үзгәреш булырмы ул, яисә тормышында кисәк кенә борылышлар күзәтелерме, тәгаен белми, ләкин ул көтә. Менә Гөлфия (исемнәр үзгәртелде) апа да нидер көтеп, өметләнеп 50 яшькә җиткәнен сизми дә калды. Бу вакыт дигәнең кай арада узган? Кайчан гына ире - Рәмис абый белән тормыш...
-
Бала һәм ана
-Әни, әнием, күз нурым, ташлама, калдырма мине. Әнием-бәгърем, калдырма мине, әнием, әни-и-и,- дип өзгәләнде Илсур. Тәрәзәгә бәргәләнеп-бәргәләнеп өзгәләнде бала. Көчле куллар баланы тәрәзәдән өстерәп алып: -Тыныңны чыгарасы булма, син анаңа кирәкми. Кирәксәң, монда китереп ташламас иде. Шыңшыма, монда синең кебекләр җитәрлек. Тик бу сүзләр Илсурны елавыннан туктатмады, киресенчә, ярсытты гына....
-
Биргәнче – яхшылап уйла
Ришвәтчелек - җәмгыятьнең төп бәласе булып кала бирә. Республика газетларыннан күренгәнчә, шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә бер түрә 50 мең күләмендә ришвәт алганда тотылган. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Әгәр ришвәтчелек кебек афәт белән очрашырга туры килсә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Шуңа без "Коррупциягә каршы көрәш турында" белешмәдән өзекләр бирүебезне дәвам...