-Әни, әнием, күз нурым, ташлама, калдырма мине. Әнием-бәгърем, калдырма мине, әнием, әни-и-и,- дип өзгәләнде Илсур.
Тәрәзәгә бәргәләнеп-бәргәләнеп өзгәләнде бала. Көчле куллар баланы тәрәзәдән өстерәп алып:
-Тыныңны чыгарасы булма, син анаңа кирәкми. Кирәксәң, монда китереп ташламас иде. Шыңшыма, монда синең кебекләр җитәрлек.
Тик бу сүзләр Илсурны елавыннан туктатмады, киресенчә, ярсытты гына....