Киң күңелле, тәмле телле,
Әбекәем бар минем.
Икәү бергә шатланып,
Сөйләшәбез көн буе.
Һәр көн саен шалтыратасың,
Син бит миңа - зур терәк.
Картайма әле, йөзгә җит син,
Син бит миңа бик кирәк!
Әбекәем, бәйрәмнәрдә,
Түрдә булсын урының.
Тынычлыкта, иминлектә
Үтсен синең гомерең.