Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Якташлар сынатмады

Күптән түгел А.Звягинцев истәлегенә багышланган трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Ачык чемпионат һәм ТР беренчелеге үтте. Анда безнең шәһәр, Уфа, Түбән Тагил, Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск һәм Казан шәһәреннән килгән җыелма командалар катнашты. Баш судья булып Андрей Федорук билгеләнгән иде. Ни өчен А.Звягинцев истәлегенә багышланган соң бу...

Күптән түгел А.Звягинцев истәлегенә багышланган трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Ачык чемпионат һәм ТР беренчелеге үтте.

Анда безнең шәһәр, Уфа, Түбән Тагил, Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск һәм Казан шәһәреннән килгән җыелма командалар катнашты. Баш судья булып Андрей Федорук билгеләнгән иде.
Ни өчен А.Звягинцев истәлегенә багышланган соң бу ярыш дисәгез, җавапны әйтү кыенлык тудырмас. Чөнки ул шәһәребезнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбендә 30 ел эшләгән, шуның 22 елында директор вазифасын башкарган. Аның җитәкчелегендә тәрбияләнүче балалар Россия җыелма командасы әгъзасы булу белән бергә, бөтенсоюз һәм бөтенроссия стартларында җиңүче һәм призлы урын алучы булганнар. Хәтта Дөнья чемпионатында да һәм кышкы Олимпия уеннарында җиңү яулаганнары да бар. Спорт мәктәбендә тәрбияләнгән 25 укучы СССР һәм Россия спорт мастеры нормативларын үтәгән. Хәзерге вакытта, шулай ук спорт мәктәбен тәмамлаган 35 укучы бу мактаулы исемне йөртә. Александр Владимирович эшләү дәверендә, спорт мәктәбеә генә түгел, республикада бу спорт төренең үсешенә үзеннән зур өлеш керткән.
Ачык Чемпионат, ике төр чаңгы ярышы һәм трамплиннан чаңгыда сикерү буенча шимбә көнне командалар катнашында рәсми тренировка үткәрелсә, якшәмбе иртәнге сәгать 10.00нан ярыш, ниһаять, үзе башланды. Чит шәһәрләрдән килгән командалар арасында 1992 елдагыдан алып 2000 елдан яшьрәк яшүсмерләр катнашты. Алар арасында безнең шәһәр егетләре дә бар, әлбәттә. Шулай итеп, трамплиннан чаңгыда сикерү буенча I урынга Түбән Тагил шәһәреннән килгән Сергей Овтин, II урынга Казан шәһәреннән - Роман Шилов, III урынга, шулай ук Түбән Тагил шәһәреннән Сергей Овтин (1996 - 1997 елгы егетләр арасыннан) лаек булды. Шәһәребез егетләренә килгәндә, безнекеләрдән Нияз Галиев, Руслан Тасим, Ринат Салахов - I урында. II һәм III урыннарны Роман Шилов, Руслан Габидулин, Влад Бектяшев һәм башкалар алды. Шуны әйтәсе килә, шәһәребездә спортны сөюче егетләребез бар икән әле. Араларында беренче урынны алучылар күп, спортка мөкиббән булучылар шактый.
Чаңгыда ике төр ярыш буенча Ачык Беренчелеккә килсәк, монда да егетләр сынатмады. Нәтиҗәдә, Дмитрий Гельвиг (Түбән Тагил) белән Данис Низаметдинов (Казан), Захар Пономарев һәм Нияз Галиев (икесе дә лениногорскилы) I урынга чыкты. II урын - безнекеләр белән беррәттән, Түбән Тагилдан Сергей Овтинга (1998 - 1999 елгы егетләр арасында) бирелсә, III урынга - Роман Шилов белән Дмитрий Степанов (Нязепетровск) лаек.
Гомуми нәтиҗәгә килсәк, чаңгыда ике төр ярыш буенча Денис Исайкин (Казан) республика Чемпионы исемен алса, Артем Рәдҗәпов (Лениногорск) һәм Иван Ванин (Казан) көмеш һәм бронза призларына ия булды. Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча, шулай ук Денис Исайкин республика Чемпионы итеп танылды, ә көмеш һәм бронза приз ике лениногорскилы - Андрей Ивановский белән Алексей Соловьевка бирелде. Җиңүчеләргә һәм лаеклы урын алучы егетләребезгә киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин