Киң күңелле, тәмле телле, Әбекәем бар минем. Икәү бергә шатланып, Сөйләшәбез көн буе. Һәр көн саен шалтыратасың, Син бит миңа - зур терәк. Картайма әле, йөзгә җит син, Син бит миңа бик кирәк! Әбекәем, бәйрәмнәрдә, Түрдә булсын урының. Тынычлыкта, иминлектә Үтсен синең гомерең.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз