Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бер җинаять – ике эш

"Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыяте, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, беркайда да эшләмәүче Карабаш кешесен тоткарлаган. Ул февраль аеның бер төнендә "Лениногорское УТТ" җәмгыятеннән дизель ягулыгы урлауда гаепләнә. "ВАЗ-2106" шәхси автомобилендә ир-ат "Лениногорскнефть" идарәсе объектлары буенча сәяхәт кылган. Иң элек ул Әлмәт районының Бишмунча авылы янындагы 35 нче насос станциясендә булган....

"Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыяте, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, беркайда да эшләмәүче Карабаш кешесен тоткарлаган. Ул февраль аеның бер төнендә "Лениногорское УТТ" җәмгыятеннән дизель ягулыгы урлауда гаепләнә.
"ВАЗ-2106" шәхси автомобилендә ир-ат "Лениногорскнефть" идарәсе объектлары буенча сәяхәт кылган. Иң элек ул Әлмәт районының Бишмунча авылы янындагы 35 нче насос станциясендә булган. Калдырылып киткән Т-170 бульдозерыннан карак 290 литр солярка урлаган. Матди зыян - 8 мең 67 сум. Шуннан соң Бөгелмә районының Карабаш поселогы янында икенче бульдозердан тагын 100 литр ягулык урлап, 2 мең 225 сумлык зыян китергән. Нәтиҗәдә, "Лениногорское УТТ" җәмгыяте 10 мең сумнан артык торучы 390 литр ягулыгын югалта. Төн дәвамында җинаятьче 50шәр литрлы канистрлар төяп, "шестерка" машинасы белән берничә рейс ясый. Урланган байлыгын үзенең шәхси гаражында саклый. Соңыннан хокук сакчылары барлык ягулыкны да ала.
Җинаятьче ягулыкны ике административ районда урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсе промыселларыннан урлый. Шуңа да җинаять эше берьюлы ике бүлектә - Әлмәт һәм Бөгелмәдә кузгатыла. Шулай итеп, карак хәзер бер җинаять өчен закон алдында ике тапкыр җавап бирергә тиеш булачак. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьче