Заман сулышы

29 март 2012 яңалыклары

  • 29 март 2012 - 11:56
    Елмай!
    - Әнием, урамда кемдер ярдәм сорап кычкыра, чыгып керимме? - Өйдә генә утыр. Нәрсәләр булганын иртәгә газеттан укып белерсең... - Профессор, минем улымны скрипкада уйнарга өйрәтегез әле... - Аның ишетүе ничек соң? - Чакырганда килә инде... Бер укучы дәресен сөйләгәндә «менәтерәк» сүзен күп кабатлый икән. Укытучы аңа: - Нигә син...
  • 29 март 2012 - 11:53
    Шагыйрь һәм композиторны сагыну
    Исеме искә төшкәч, йөрәк сыкрап куя. Шулай булмый мөмкин түгел.Шушы җирлектә, безнең арада гөрләп яшәгән шәхес юк бит бүген. Шулкадәр кешелекле, ярдәмчел кеше иде - Разим Вәлиуллин. Шагыйрь, композитор, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, композиторлар берлеге әгъзасы, Мактау грамотасы һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булган Разим Нәгыйм улын искә...
  • 29 март 2012 - 11:49
    «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе»
    Бүгенге көндә районыбыз тарихын чагылдырган күп кенә китаплар дөнья күрде. Әлбәттә, әлеге изге хәрәкәт бары тик хуплауга лаек. Минем кулымда үзенчәлекле каләм иясе, милләтпәрвәр Рәсим Хәбибулланың яңа гына табадан төшкән, иң мәртәбәле нәшрият «Идел-Пресс»та басылган «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» тарихи-публицистик китабы. «Май чүлмәге тышыннан билгеле», дип юкка гына әйтмиләр....
  • 29 март 2012 - 11:46
    Кайчан кайтырмын соң яңадан?
    Исәнмесез! Сезгә ерак Себердән, Нижневартовскидан кайнар сәламнәремне җибәреп калам. Күптән сезгә язарга уйлый идем, һаман батырчылыгым җитмәде. Лениногорскида яшәүче классташым "Заман сулышы" газетын җибәргән иде. Шуннан "Урта Чишмә күңелләрдә яши" дигән язманы (24.06.11 ел) кабат-кабат авылымны күз алдына китерә-китерә укыдым. Мин Урта Чишмәдә яшәгән Хатип Саттаров белән Нурлыгаян исемле кешеләрнең...
  • 29 март 2012 - 11:40
    Куркыныч авыру
    СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Н.Һилалов чыгыш ясады. Чыгыштан мәгълүм булганча, район һәм шәһәрдә 2002-2004 елларда ВИЧ-инфекциясен киметү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсен биргән: яңа ачыкланып торучы авырулар саны кимегән. Ләкин соңгы вакытта ВИЧ-инфекциянең артуы күзәтелә. 2004...
  • 29 март 2012 - 11:37
    Янгынны булдырмау – үзебезнең кулда
    Электр тормышыбызга ныклап үтеп керде. Көн саен электр җиһазларының төре арта. Ансыз көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Дөрес, кешеләр кайвакыт аларны куллану кагыйдәләрен истән чыгара. Бу, үз чиратында, аянычлы хәлләргә китерә. Мисал өчен, быелның гыйнвар аена шәһәрдә - 2, февральдә - 10 һәм март аенда 16 янгын теркәлгән. Яз...
  • 29 март 2012 - 11:34
    Лилия истәлегенә йөзү ярышлары
    Ел саен Лениногорскига "Татнефть" җәмгыятенең бүлекчә һәм бүлендек предприятиеләреннән яшьләр лидерлары Лилия Камалтдинова истәлегенә оештырылган йөзү ярышларына җыела. Лилия "Лениногорскнефть" идарәсенең яшьләр белән эшләүче беренче инженеры буларак билгеле. Ул яшьләр оешмасы белән берлектә күп эшләр башкаруга көч куйган. Спорт буенча югары үрләр яулаган. Россия беренчелеге җиңүчесе, ТР Чемпионы, йөзү буенча...
  • 29 март 2012 - 11:31
    Җитәкче дә, психолог та
    Замана балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе - онытылган гореф-гадәтләрне барлап, телебезне саклап калу, югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. - Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тәрбияләнә. Милли традицияләр хакында никадәр...
  • 29 март 2012 - 11:29
    Табигать белгечләре
    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Тере планета" дип аталган интеллектуаль-экологик уен үтте. Анда Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы студентлары һәм 10 нчы мәктәп укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, табигать белгечләре билгеләнде. I урынны - К.Спирчина, II урынны - В. Дубограева һәм III урынны колледж студентлары алды.
  • 29 март 2012 - 11:26
    Үзе әзерләп сата
    Районда орлык җитештерә торган бердәнбер хуҗалык - "Спартак"агрофирмасы" (җитәкчесе - Ф.Өметбаев) җәмгыяте. 2012 елда чәчәр өчен хуҗалык бөртекле культураларның 204 тонна югары репродукцияле орлыгын җитештереп саткан. Болар арасында арпа, солы, бодай орлыклары бар. Орлык сатудан кергән табыш 1 миллион 600 мең сум тәшкил итә.
  • 29 март 2012 - 11:24
    Бронза яулап кайткан
    Чайковский шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия чемпионаты үтте. Анда Россиянең төрле регионнарыннан 46 кеше катнашты. 115 очко җыеп, якташыбыз Иван Панин беренче ярышта лидерлар рәтенә чыкса, ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча, бронза медальгә лаек булган.
  • 29 март 2012 - 11:19
    Акробатлар – өченче
    Нижневартовск шәһәрендә акробатика буенча бөтенроссия ярышы үтте. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 212 спортчы катнашты. Лениногорск хатын-кызлар төркеме 18 состав арасыннан III урынга чыкты.
  • 29 март 2012 - 11:15
    Укы син, «Заман сулышы»н!
    Әкренләп кенә язга да кереп барабыз. Тиздән кыр эшләре, бакча мәшәкатьләре, укучыларга имтихан бирү кебек җаваплы чор башлана. Без, редакция хезмәткәрләре, «Заман сулышы»на язылуны оештыру белән мәшгуль булачакбыз. 1 апрельдән газет-журналларга язылу кампаниясе башлана. Шунысы куанычлы: бәя артмады - ул элеккечә кала. Язылып өлгерергә әле өч ай вакыт бар, тик...
  • 29 март 2012 - 11:07
    Полиция шалтырату көтә
    Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге халык белән "туры элемтә" оештырды. Анда полиция начальнигы, юл инспекциясе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, журналистлар катнашты. Шәһәр һәм район халкына массакүләм мәгълүмат чаралары аша бу турыда җиткерелсә дә, бер сәгать дәвамында барган "туры элемтә"дә нибары бер генә шалтырату кабул ителде. Шалтыратучы Степная...
Реклама