Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Полиция шалтырату көтә

Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге халык белән "туры элемтә" оештырды. Анда полиция начальнигы, юл инспекциясе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, журналистлар катнашты. Шәһәр һәм район халкына массакүләм мәгълүмат чаралары аша бу турыда җиткерелсә дә, бер сәгать дәвамында барган "туры элемтә"дә нибары бер генә шалтырату кабул ителде. Шалтыратучы Степная...

Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге халык белән "туры элемтә" оештырды. Анда полиция начальнигы, юл инспекциясе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, журналистлар катнашты.
Шәһәр һәм район халкына массакүләм мәгълүмат чаралары аша бу турыда җиткерелсә дә, бер сәгать дәвамында барган "туры элемтә"дә нибары бер генә шалтырату кабул ителде. Шалтыратучы Степная һәм Кошевой урамындагы "Мясная долина", "Экватор", "Алмаз" кибетләре янында һәр көн бер төркем исерекләр җыелып торуына зарланды. Полиция начальнигы сорауны игътибарга алып, тиешле чаралар күрелер дип ышандырды. Шалтыратулар булмаудан файдаланып, журналистлар полиция начальнигына сорауларын бирде. Алар - таксистларга карата чыгарылган законнар, Казандагы "Дальний" полиция бүлеге белән бәйле вакыйгаларга кагылышлы иде.
Элегрәк шалтыратулар күп була иде, дип искә алды полиция хезмәткәрләре. Тик нигәдер соңгы арада аларның кимүе күзәтелә. Әйтик, үткән "туры элемтә"дә ике шалтырату теркәлгән. Монысында бөтенләй бер генә. Әллә халыкның полициягә ышанычы бетте, әллә шәһәр һәм районда бар да яхшы, тәртиптә...
Һәрберебездә полиция эшчәнлегенә карата сораулар, тәкъдимнәр бар. Газетны игътибар белән укып барган булсагыз, телефон номерлары газетта күрсәтелеп, "туры элемтә" булачагы алдан хәбәр ителә. Кем дә кем үзен борчыган сорауларны полиция начальнигына бирәсе килә, ишек һәрвакыт ачык, ди ул. Һичьюгы сорауларыгызны, тәкъдимнәрегезне безгә җиткерә аласыз. Ә без, үз чиратыбызда, аларны хокук сакчыларына җиткерергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туры элемтђ