Заман сулышы

Кайчан кайтырмын соң яңадан?

Исәнмесез! Сезгә ерак Себердән, Нижневартовскидан кайнар сәламнәремне җибәреп калам. Күптән сезгә язарга уйлый идем, һаман батырчылыгым җитмәде. Лениногорскида яшәүче классташым "Заман сулышы" газетын җибәргән иде. Шуннан "Урта Чишмә күңелләрдә яши" дигән язманы (24.06.11 ел) кабат-кабат авылымны күз алдына китерә-китерә укыдым. Мин Урта Чишмәдә яшәгән Хатип Саттаров белән Нурлыгаян исемле кешеләрнең...

Исәнмесез! Сезгә ерак Себердән, Нижневартовскидан кайнар сәламнәремне җибәреп калам.
Күптән сезгә язарга уйлый идем, һаман батырчылыгым җитмәде. Лениногорскида яшәүче классташым "Заман сулышы" газетын җибәргән иде. Шуннан "Урта Чишмә күңелләрдә яши" дигән язманы (24.06.11 ел) кабат-кабат авылымны күз алдына китерә-китерә укыдым.

Мин Урта Чишмәдә яшәгән Хатип Саттаров белән Нурлыгаян исемле кешеләрнең кызы - Фәүзия. Авылыбызны күчерә башлаганда, VI сыйныфта укый идем. 1968 елда Лениногорскига күчтек. Менә хәзер, инде 32 ел Нижневартовск шәһәрендә яшим. Ялга кайткан вакытта, Урта Чишмәгә бармый калганым юк. Йортыбыз булмаса да, үскән урыннарда йөреп, балачакны искә төшерәбез. Кайвакытта күңелдә шигъри юллар да туа:
Авылыбыз бигрәк матур,
Уртасыннан су ага.
Су буенда ялан аяк
Бала-чагалар чаба.
Урта Чишмәнең башында
Кызлар җиләк җыялар.
Савытларын тутыргачтын
Такыялар коялар.
Авылымнан яңа гына киткән кебек: һәрбер почмагы, урамнары, кырлары, су буйлары, әрәмәләре гел күз алдында.
...Уем белән авылыма кайтам. "Сугышлы тавы"н төшеп, күпер чыккач, уңга таба чишмәгә - сукмак (ул сукмак урынында хәзер җиләклек, күз ачып йомганчы, "бер чиләк" җыярга була). Турыга - юл, үргә менгәч - мәктәп. Шәфикъ бабайлар турыннан узып, юл Урдалыга китә. Минем өйгә кайта торган юлым күпер чыккач - сулга таба. Бераз баргач, сулга борылам да, тагын бер күперне чыгам. Күпер астында салмак кына инеш ага. Күпме сулар акты икән монда дип уйлап алам да, тагын алга таба атлыйм. Уңга борылып үрне менгәч, минем өй күренә. Анда мине инәй белән әти көтә. Тизрәк атлый башлыйм. Тузан, хәтта юлда яткан йомычкаларга кадәр күз алдында тора. Уң якка карасаң, Нил абзыйларның бәрәңге бакчасы. Әнә бакча башында умарталары тезелгән (Йорт саен диярлек умарта тоталар иде). Умарталар арасында ул үзе дә күренә. Башына эшләпәсен кигән, югарыда сыек кына төтен күтәрелә: димәк, умарта карый...
Урамнан барганда, сул якта Камил һәм Фәсих абзыйларның йортын узгач - безнең йорт.
Беркөн, инәй, күрдем синең
Тәрәзәдән карап торганны,
Зарыгып көтә идең минем
Тыкрыктан килеп чыкканны.
Эре-эре атлап шул тыкрыктан,
Килеп чыктым тотып чемодан,
Шул төштәге кебек ерак-ерактан
Кайчан кайтырмын соң яңадан?
Өзелеп сагынам туган якларымны. Кызганыч, авылым юк шул хәзер. Бакча, йорт урыннары да юк бит. Кемнең йорты кайда булганы да беленми.
Безнең авылның халкы бик тату, тырыш иде. Аларны мин туганнарым кебек хәтерлим. Бәләкәй чакта авыл белән өмә ясап, печән чабу гадәте бар иде. Печән җыюдан ял иткән арада, җиләк җыя идек. Ә җиләккә көненә икешәр тапкыр бардык. Авыл һәр яктан урман белән уратып алынган. Без, Урта Чишмә балалары, су буенда, кырда, урманда үстек дияргә була. Юкка гына килендәш миңа "Син - урман кызы" дими!
Мин - Керкәле килене. Керкәлегә ялга кайткан вакытта, тау битенә чыгып, елыйсылар килеп, озак-озак карап тора идем үзебезнең якка.
Ходай язса, быел җәй кайтырга уйлыйбыз. Урта Чишмә турында китап язарга материал җыялар дип ишеттем, нәрсәләр кирәк икән? Фотографиянең булганын алып кайтырбыз, бәлки, кирәге чыгар.
Сезнең белән истәлекләремне бүлешкәч, рәхәтләнеп киттем, якташларым белән сөйләшкән кебек булдым.
Чакма таштан ялкын чыккан кебек,
Йөрәгемнән чаткы сибелә.
Бетте күптән күздән яшьләр кибеп,
Тамыр җәйдем инде Себердә...
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: