Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лилия истәлегенә йөзү ярышлары

Ел саен Лениногорскига "Татнефть" җәмгыятенең бүлекчә һәм бүлендек предприятиеләреннән яшьләр лидерлары Лилия Камалтдинова истәлегенә оештырылган йөзү ярышларына җыела. Лилия "Лениногорскнефть" идарәсенең яшьләр белән эшләүче беренче инженеры буларак билгеле. Ул яшьләр оешмасы белән берлектә күп эшләр башкаруга көч куйган. Спорт буенча югары үрләр яулаган. Россия беренчелеге җиңүчесе, ТР Чемпионы, йөзү буенча...

Ел саен Лениногорскига "Татнефть" җәмгыятенең бүлекчә һәм бүлендек предприятиеләреннән яшьләр лидерлары Лилия Камалтдинова истәлегенә оештырылган йөзү ярышларына җыела.

Лилия "Лениногорскнефть" идарәсенең яшьләр белән эшләүче беренче инженеры буларак билгеле. Ул яшьләр оешмасы белән берлектә күп эшләр башкаруга көч куйган. Спорт буенча югары үрләр яулаган. Россия беренчелеге җиңүчесе, ТР Чемпионы, йөзү буенча спорт мастеры кандидаты - әнә шундый югары исемнәр алырга өлгерә ул. Кызганыч, 9 ел элек бәхетсезлек килеп чыгып, ул вафат була. Вафатыннан соң, аның истәлегенә йөзү ярышлары уздыру традициягә әйләнә. Быел да "Юбилейный" бассейнына яшь нефтьчеләр җыелды.
Ярыш, бөтен җыелган яшьләр белән берлектә, Лилиянең каберенә барып, чәчәкләр куюдан башланды. Бассейнга килгән кунакларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде. Ә кунаклар арасында иң хөрмәтлеләре, әлбәттә, Лилиянең әтисе - Әбүләиз Шәйхетдинович, әнисе - Алевтина Васильевна иде. Алар, үз чиратында, кызларын онытмаганнары өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерде.
Ярыш балаларның йөзү буенча күрсәтмә чыгышларыннан башланды. Алар монда бер генә ел күнекмәләр алсалар да, йөзү буенча осталыкларын күрсәтте. Алар артыннан спортчыларга юл бирелде. Су юлында барысын да секундомер хәл итә. Вакытны әйтеп тормыйча да, ул таблода күренеп барды. Иң яхшы нәтиҗәне ир-атлар арасында Сергей Королев ("Лениногорскнефть" идарәсе) күрсәтте, ә хатын-кызлар арасында Айгөл Фәйзуллинага ("Җәлилнефть" идарәсе) тиңнәр булмады.
Ярыш катнашучыларга истәлек вымпеллары тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт