Бөгелмә җәмәгатьчелеге, татарның күренекле тарихчы-галиме, мәгърифәтчесе Һади Атласига тугрылыгын раслап, аның эшчәнлегенә багышлап, чираттагы дүртенче фәнни-гамәли конференция үткәргән. Анда республиканың күп төбәкләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Богырыслан шәһәреннән татар халкының мәртәбәле кунаклары булып, безнең шәһәрдән дә вәкилләр катнашкан.
Милләтне яклау, аның хак тарихын халкыбызга ирештерүдә, туган телне укыту, рухи мирасны килер буыннарга...