Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Балалар иминлеге

Сарабиккол мәктәбендә 16 марттан 2 апрельгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе уздырылды. Соңгы елларда республикабызда машиналар саны арта һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның нәтиҗәсендә, балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, укучыларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлегенә басым ясый....

Сарабиккол мәктәбендә 16 марттан 2 апрельгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе уздырылды.

Соңгы елларда республикабызда машиналар саны арта һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның нәтиҗәсендә, балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, укучыларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлегенә басым ясый.
Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның бурычы. Мәктәптә бу юнәлешкә зур игътибар бирелә һәм төрле чаралар үткәрелә.
Акция вакытында, отряд әгъзалары тарафыннан үткәрелгән класс сәгатьләре, викториналар бик кызыклы, бай эчтәлекле булды.
Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр белән үткәрелгән әңгәмәләр, аларга бирелгән листовкалар юлда йөрү зур игътибарлылык соравын тагын бер кат искәртеп узды.
Шулай ук, укучыларыбыз "Карлыгач" балалар бакчасында "Золушка" әкиятен сәхнәләштерде. Нәни дусларыбыз әкият аша юл йөрү кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле булуына тагын бер кат төшенделәр.
"Игътибар - балалар!" акциясен уздыру мөһим тәрбия чарасы булуына ышанып, балаларыбызның юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларда исән-имин йөрүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл