Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Спорт белән янәшә атлап

Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен яшьләргә дә, үсмерләргә дә мөмкинлекләр шактый. Боз сарае, трамплиннар, грек-рим көрәше, шахмат буенча спорт мәктәпләре, йөзү бассейны һәм башка сәламәтләндерү комплекслары эшли. Лениногорскины, чын мәгънәсендә, спорт шәһәре дип атап була. Күптән түгел әнә шундый үзәкләрнең берсе - "Атлант" спорт клубында булдым. Алдагы мәкалә шул турыда....

Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен яшьләргә дә, үсмерләргә дә мөмкинлекләр шактый. Боз сарае, трамплиннар, грек-рим көрәше, шахмат буенча спорт мәктәпләре, йөзү бассейны һәм башка сәламәтләндерү комплекслары эшли. Лениногорскины, чын мәгънәсендә, спорт шәһәре дип атап була. Күптән түгел әнә шундый үзәкләрнең берсе - "Атлант" спорт клубында булдым. Алдагы мәкалә шул турыда.

"Яшьлек" спорткомплексы карамагына керүче "Атлант" спорт клубы - Лыжная урамы, 21 нче йорт, 1 нче төзелеш адресы буенча урнашкан. Ул 1981 елда эксплуатациягә кертелгән. Аның директоры - Хәмзә Фәрзетдин улы Шәйхетдинов. Директор белән берлектә, монда инструкторлар - Ленар Шәйхетдинов һәм Ринат Биктимеров эшли. Спортны үз иткән, сәламәт яшәү рәвеше яклы лениногорскилылар биредә көч таләп итә торган (силовые упражнения) күнегүләрдән тыш, бодибилдинг, пауэрлифтинг, фитнес, гер спорты, армреслинг кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Тренажерларда, роллрелакс, ягъни авыр физик күнегүләрдән соң тернәкләнү курсы үткәрәләр, дөрес итеп гантель күтәрергә өйрәтәләр. Яшь спортчылар волейбол, теннис, баскетбол, футбол уйный.
Спорт клубына йөрү өчен гариза язарга кирәк түгел. Бары тик абонемент өчен 30 сум түлисең дә, кичке 16.00 дән алып 20.00 сәгатькә кадәр күңелеңә ошаган тренажерда шөгыльләнәсең.
Клубка, егетләрдән кала, кызлар да йөри. Алар өчен аерым зал бар.
- Кызларның күпчелеге монда сәламәтлек саклаудан тыш, фигураларын нормада тоту өчен йөри,- ди Ленар.
- Шәһәребез горурлыгы булган чаңгы трамплиннары да үсмерләр арасында бик киң танылган. Күпчелек вакытта анда "Олимпия резервы" спорт мәктәбе шәкертләре шөгыльләнә,- ди 20 ел әлеге "казанда" кайнаган спорткомплекс директоры Хәмзә Шәйхетдинов.
Спорт клубында үсмерләрне гер күтәрү буенча ярышларга, Сабантуй бәйрәмнәренә әзерләү мөмкинлеге бар. Теләүчеләрне биредә көтәләр.
Укучыларның республика ярышларында катнашуы, җыелма команда составына керүләре - аларның эш нәтиҗәсенә тиешле бәя бирүче югары күрсәткеч. Спорт өлкәсендә шәһәребез данын яклаучылар рәтенә нәкъ менә әлеге спорт мәктәбе шәкертләре керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егетлђр