Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чисталыкка битараф булмаска иде

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында һәр муниципалитетка шәһәр һәм район урамнарын чүп-чардан арындыру бурычы йөкләнде. Сишәмбе исә санитар көн буларак билгеләнеп, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә урамнарны тәртипкә китерү бурычы йөкләнде. Тирә-ягыбызның чисталыгы без, газет хезмәткәрләрен аеруча борчый. Шуңа урамнарны чүп-чардан арындыру мәсьәләсен аерым контрольгә алдык. Узган сишәмбе...

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында һәр муниципалитетка шәһәр һәм район урамнарын чүп-чардан арындыру бурычы йөкләнде. Сишәмбе исә санитар көн буларак билгеләнеп, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә урамнарны тәртипкә китерү бурычы йөкләнде.


Тирә-ягыбызның чисталыгы без, газет хезмәткәрләрен аеруча борчый. Шуңа урамнарны чүп-чардан арындыру мәсьәләсен аерым контрольгә алдык. Узган сишәмбе - урамнарны көнкүреш калдыклардан арындырырга чыгучылар саны берәм-сәрәм генә булса, бу юлы аларның саны арта төшкән иде. Күзәтүне, Кошевой урамыннан башладык. Монда "Водоканал" җәмгыятеннән 2 бригада эшкә чыккан. Ә менә Лермонтов урамына бөтенләй дә аяк басучы булмаган дияргә була. Чөнки кардан арынып килүче газоннар сыра шешәләре, тәмәке каплары һәм башка көнкүреш калдыклары белән капланып, чүплек оясын хәтерләтә. Югыйсә, чүплек савыты кул сузарлык урында гына. Күрәсең, монда яшәүчеләргә берничә метр атларга кыенрактыр.
Чисталыкка битараф булмаучылар исемлегенә "Лениногорск-РемСервис" предприятиесе уңганнарын кертергә була. Алар карамагында - Шашин урамы икән. Дистәгә якын кеше бу урамдагы зур кар өемнәре белән "көрәшә".
Чираттагы адрес - Ленинград урамы. Монда Лениногорск механика заводы хезмәтчәннәре көч куя. Аларга "Кыш бабай" өйгән карларны таратып, урамны көнкүреш калдыкларыннан чистарту бурычы йөкләнгән.
Хакимият йорты янында зур-зур техника белән Лениногорск технологик транспорт идарәсе хезмәтчәннәре мәш килә. Мондагы чүпнең исәбе-хисабы юк. Әйтерсең, еллар буе җыештырылмаган бу урам. "Урамнарны тәртипкә китерү өчен санитар икеайлыкны көтеп ятырга түгел. Чисталык үзебездән тора. Беркем дә өен чүпкә батырмый бит. Ә шәһәр урамнарын чүпләүгә һәркем зур өлеш кертә. Үзләре җыештырмаса да, кеше хезмәтен кадерли белсеннәр иде", дип зарланды УТТ хезмәтчәннәре. Аларның сүзләрендә хаклык бар. Урамнар тәртипкә китерелмәүдә җитәкчеләрне күпме генә тиргәсәк тә, гаеп үзебездә бит. Өйдә җыелган чүпне урнага илтү, балаларны тәртипкә өйрәтү кебек эш-гамәлләргә өйрәнәсе бар әле.
Шулай ук шәһәр урамнарын чистартуга, Ленин урамында КНИТУ "КАИ" студентлары, Мәдәният сарае үзешчәннәре һәм шәхси эшмәкәрләрнең оешма хезмәтчәннәре дә өлеш кертә. Урамнарда гөрләп хезмәт терапиясе дәвам итә, ә чистартучылар җиң сызганып эшләгән урында яңа гына "мыек төртеп" килүче яшел чирәм күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык

2
X