Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәхнә – могҗизалар кыры

- Сөбеханалла! Болар бит Казан артистларыннан да уздыралар! - Киемнәрен генә кара син! Кайлардан алып-табып бетергәннәр шул хәтле затлы күлмәкләрне? Рәшит Шиһап исемендәге халык театрының Данил Салихов әсәре буенча куелган "Кызлар капкыны" исемле сатирик комедиясен карагач, тамашачылар әнә шулай сокланып, бер-берен уздырып, гаҗәпләнү катыш сөенү белән безнең артистларыбызны мактап күкләргә...

- Сөбеханалла! Болар бит Казан артистларыннан да уздыралар!

- Киемнәрен генә кара син! Кайлардан алып-табып бетергәннәр шул хәтле затлы күлмәкләрне?
Рәшит Шиһап исемендәге халык театрының Данил Салихов әсәре буенча куелган "Кызлар капкыны" исемле сатирик комедиясен карагач, тамашачылар әнә шулай сокланып, бер-берен уздырып, гаҗәпләнү катыш сөенү белән безнең артистларыбызны мактап күкләргә күтәрделәр. Әйе, тамашачылар алкышы, аларның җылы сүзләре яшәтә безне!

Бу әсәр әллә нинди дөньяви проблемаларны эченә алмаса да, тормышыбызда һәрдаим очрап торган көлкеле хәлләрне юмор-сатирага төреп, азгынлык, саранлык, тотнаксызлык кебек сыйфатларны туплаган кешеләрдән каһкаһа белән көлеп, төп башына утырта, тамашачыны гел игътибар үзәгендә тота. Алар ике сәгать буе гаҗәеп оста уйнаучы артистларыбызга карап сихерләнеп утыралар.
Төп эшләреннән кайтканнан соң, сәхнәгә килеп, иҗат эшенә - яраткан театрының "могҗизалар кыры"нда никадәр хезмәт куялар. Илмира Алишева, Минсәим Яруллин, Энҗе Мусина, Флера Тәхауова, Марсель Зарипов, Рәфис Сөләйманов, яшь актерлар Ләйлә Фәрзетдинова, Илмир Сәләхетдинов, Гөлназ Вәлиуллина шулай янып-көеп "театр яшәсен" дип талпынмасалар, шәһәр-район халкы берсеннән-берсе гүзәл спектакльләрдән мәхрүм калырлар иде.
Менә күптән түгел генә "Әгәр кичерә алсаң..." спектаклен 40 нчы мәртәбә халыкка күрсәттек. Бу бер ел эчендә куелган тамаша! Профессиональ театрлар да бу кадәр тизлек белән авылдан-авылга йөри алалар микән?
Мин, спектакльләрне сәхнәгә куючы буларак, һәр чыгышыбызда артистларның уенын җентекләп күзәтәм. Уку йорларында сәхнә белеме алмасалар да, матур сөйләм, интонациянең дөрес куелышы, импровизацияләрне нәкъ үз вакытында куллана белүләре белән сокландыра артистлар. Спектакль тәмамлану белән "эш бетте", дип тормыйлар: сәхнә җыю, декорацияләрне кую-сүтү, урнаштыру эшләре дә алар өстендә. Халык театрының декораторы, хәтта үз машинасы да юк. Шартлар тудырылса, әллә нинди зур спектакльләргә алынырлар иде.
Бүгенге көндә режиссерга яшь белгеч килсен иде дип зарыгып көтәбез. Бик аз хезмәт хакына кем килер икән? "Сәхнәсез яши алмыйм", дигән берәр фанат табылса иде...
Без һаман да эштә, эзләнүдә, иҗатта янабыз. Быел "Кызлар капкыны" спектаклен фестивальгә әзерлибез. 22 апрельдә Әлмәттә сайлап алу туры узачак. Безне - 9 кешене, үз эшләренең остасы булган жюри иләк аша уздырачак.
Хөрмәтле тамашачыларга газет аша мөрәҗәгать итәбез: күпсанлы халык соравы буенча "Кызлар капкыны" спектакле 18 апрельдә кичке 7дә Мәдәният сараенда кабатлап күрсәтеләчәк. Бу - шәһәрдә соңгы куелыш, шуңа күрә дус-туганнарыгызны, укучы балаларны җыеп килегез. Карап калсагыз - сөенерсез, карый алмасагыз - көенерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сђхнђ

2
X