Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зәңгәр экраннардан тамашачы белән аралашып

20 ел элек Лениногорскида җирле телевидение тапшыруы эшли башлый. 1992 елның мартында телевидение студиясендә беренче трансляция була һәм шәһәр-район халкы телевизор экраннарыннан үзләренең дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен күрә. Башта бары гади үзешчән сәнгать концерты гына күрсәтелсә дә, әлеге вакыйганың мөһим булуы лениногорскилылар өчен ачык күренеп тора. Телекомпания өчен 20 ел -...

20 ел элек Лениногорскида җирле телевидение тапшыруы эшли башлый. 1992 елның мартында телевидение студиясендә беренче трансляция була һәм шәһәр-район халкы телевизор экраннарыннан үзләренең дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен күрә. Башта бары гади үзешчән сәнгать концерты гына күрсәтелсә дә, әлеге вакыйганың мөһим булуы лениногорскилылар өчен ачык күренеп тора.

Телекомпания өчен 20 ел - шактый күп ул. Тәҗрибә, уңыш-казанышлар, тамашачының ышанычы һәм танылу - менә телевидениене тулыландырып торучылар. Шулай ук 20 ел ул - меңнәрчә километр озынлыктагы видеопленка, 10 мең сәгатьтән артык эфир вакыты. Бер минутлык эфирны трансляцияләргә әзерләнү өчен видеооператорга - 1, корреспондентка - 2, монтажлаучыга - 1 сәгать вакыт киткәнен уйлап карасаң, телевидение эшенең мәшәкатьле булуын беләсең. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы да.
Татарстан шәһәрләрендә җирле телетапшыру эшен башлап җибәрү - Андрей Григорьевның уе. Ул Казан телекомпаниясенең җитәкчесе буларак билгеле. Әлеге фикерне хуплап, бергәләп эшләү нәтиҗәсендә Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск шәһәрләрендә - телекомпанияләр барлыкка килә.
Әлеге җаваплы йөкне үз җилкәсенә алучы, ягъни Лениногорск телевидениесенең беренче директоры Наил Нурмөхәммәтов була. Ул иң беренче эшен видеокамералар һәм видеомагнитофоннар булдырудан башлый. Техника алуда зур ярдәмне нефтьчеләр күрсәтә. Җиһазларның беренче партиясе 1991 елның көзендә кайта. Ул вакытта коллективта 8 кеше эшләгән. Алар яңа, моңа кадәр күрелмәгән эшчәнлек алып бара. Беренче операторлар һәм журналистлар әлеге һөнәр турында төгәл күзалламасалар да, кызыклы сюжетлар табып, актуаль проблемаларны күрсәткәннәр.
1995 елга хезмәткәрләрнең саны 12гә җитә. Әлфия Бәдретдинова беренче корреспондент һәм телекомпания дикторы булып эшләгән чакларын искә алып, болай ди: "Кешеләр турында тапшыру әзерләп, шуны чагылдыру - кызык эш иде. Редакторыбыз Людмила Гусеваның укымышлы, эрудицияле булуын һич онытмыйм. Текстларны дөрес итеп төзи белде, күп мәгълүмат арасыннан әһәмиятлесен сайлый алды. Ул эшләгәндә мөселман һәм христиан диннәре турында тапшыру барлыкка килде. Операторларга сабыр булганнары өчен рәхмәт инде, берничә кат төшерергә туры килә иде бит, дубль артыннан дубль ясадылар... Телевидение күп нәрсәгә: тиз фикерләргә, дөрес итеп сөйләргә, үз-үзеңне формада тотарга өйрәтә. Бик кызыклы һәм кирәкле һөнәр дип уйлыйм".
Ул чакта хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләүче Фәрит Мусинны беренче куратор һәм остаз итеп хәтерлибез. Иң беренче һәм даими рәвештә чыгып килүче музыкаль котлаулар программасы менә 20 ел уңышлы гына эшли. Беренче җиде елда эфирга "Вечер добрый" исеме белән чыкса, соңрак "От всей души!" дип таныла, ә берничә елдан татар телендә дә барлыкка килә ("Чын күңелдән!"). Исеме алышынса да, җисеме гел шул калды: бүген дә, 20 ел элек тә, туганнарга, якыннарга изге теләкләр әйтелеп, бүләккә яраткан җыр яңгырый. Һәр лениногорскилы бер тапкыр гына булса да музыкаль котлауга заказ бирә, дип бернинди арттырусыз әйтеп була.
1993 елда беренче мәгълүмати тапшыру "Яңалыклар" ("Новости") эфирга чыга. Шуннан соң ул даими рәвештә шәһәр һәм район халкы өчен әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгаларны экранда чагылдыра, ә төшерү бригадасы вакыйгалар "казанында кайный".
1997 елның 8 февралендә әлеге программаның "туганы" - татар телендә атналык тапшыру "Атна" күрсәтелә башлый. Аның беренче "карлыгачлары" Марат Әхмәтҗанов (проект җитәкчесе), Зөлфия Сәхипова һәм Марат Якупов (беренче корреспондентлар һәм алып баручылар) исемнәре белән бәйле.
2000 елда балалар өчен "Солнышко" тапшыруы экранга чыгып, популярлаша. Сөйкемле балалар программаны алып барып, коллектив эшенә самимилек, шатлык хисләре өстәде. Әлеге проект 2001 елда "Татарстан дулкынында" ("На волне Татарстана") республика конкурсында иң яхшысы, дип таныла һәм Гран-прига лаек була.
2001 елда мәгълүмати тапшыруда яңа үзгәрешләр туды. "Спорт" һәм "Һава торышы" рубрикаларында яңа кешеләр: комментаторлар һәм һава торышын әйтүчеләр барлыкка килде.
Сәламәт яшәү рәвешен алга кую яңа тапшыру оештырырга этәргеч булды. Яшьләр өчен "Поколение М" һәм атналык "Спортивный стиль" тапшыруы 2001 елда дөнья күрде. Бер елдан соң, зәңгәр экраннарда Лениногорск Эчке эшләр бүлеге белән берлектә, "Тәртип сагында" дигән проект пәйда булды.
2001 елны Лениногорск телевидениесе өчен уңышлы ел дип, истә калдырдык. Чөнки "На волне Татарстана" VI региональ телекомпанияләр фестивалендә безгә бәхет елмайды: ике номинация буенча Гран-при яуладык. Болар: "Иң яхшы социаль ролик" (Ә.Мельникова - автор һәм режиссер, С.Насыйбуллина - монтаж) һәм "Балалар өчен иң яхшы тапшыру" (Ә.Мельникова - автор һәм режиссер, С.Насыйбуллина - монтаж). Моннан тыш, телекомпаниянең баш редакторы Әнисә Мельникова "Һөнәри яктан үсүе һәм региональ телевидение үсешенә керткән өлеше өчен" Диплом белән бүләкләнде. Шул елдан башлап, телевидение үз осталыгын арттыра бара һәм "На волне Татарстана" тарафыннан үткәрелүче конкурсларда уңышлы катнаша. Төрле елларда төрле номинацияләр буенча җиңүгә иреште. Монда 30га якын телекомпания белән очрашып, аларның эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашу формасында узды.
Лениногорск телевидениесе хезмәткәрләре "Россия" телеканалында квалификация үстерү курсларында, ОРТда стажировка үтеп, НТВ каналының "йолдызлары" Илья Зимин һәм Вадим Такменев, 1 нче каналның яңалыклар хезмәте җитәкчесе Кирилл Клейменовтан мастер-класс алып кайттылар.
Вакыт уза барган саен реклама хезмәтенең дә мөһимлеге арта. Хәзер ул агентлыктан һәм реклама җитештерү бүлегеннән тора. 2005 елда йөз мең тамашачы янына радио тыңлаучылар да өстәлде, яңа "Лениногорск дулкыны" эфирга чыкты. Шул елда тапшырулар "Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе"нә "күчте". Көчле, куәтле тапшыргыч булу сәбәпле, безнең телеканалның тапшыру мәйданы киңәйде, тамашачыларыбыз артты. Заманалар үзгәрә тора, 2008 елда телекомпания "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте составына керде. Шул вакыттан бирле 150 массакүләм мәгълүмат чарасыннан торучы эре холдингның бер өлеше булып санала. Хәзер мәгълүматыбызны Татарстанның төрле шәһәрләрендә урнаштыру мөмкинлеге бар. Телекомпаниянең сайты булдырылды. Leninogorsktv.ru га кереп укырга, карарга була.
Яңа цифрлы технологик тапшыргычларны кертү - киләчәк планнарның берсе. Тормыш үзгәрсә дә, "Лениногорск" телерадиокомпаниясенең тамашачыларга мәхәббәте, борчу-проблемаларны читкә куймавы 20 ел буена үзгәрешсез кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевидение