Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Егетләребез әзер

Һәр елны яз җиткәч, районыбызда хәрби хезмәткә яраклы егетләр арасында хәрби-кулланма спорт төре буенча спартакиада уздыру гадәте бар. Бу күркәм гадәтнең чираттагы муниципаль этабы "Яшьлек" спорткомплексында үтте. Анда 3 мәктәп һәм 2 уку йорты командалары көч сынашты. Ярыш Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, ДОСААФ автомәктәбе, хәрби комиссариат,...

Һәр елны яз җиткәч, районыбызда хәрби хезмәткә яраклы егетләр арасында хәрби-кулланма спорт төре буенча спартакиада уздыру гадәте бар. Бу күркәм гадәтнең чираттагы муниципаль этабы "Яшьлек" спорткомплексында үтте. Анда 3 мәктәп һәм 2 уку йорты командалары көч сынашты.

Ярыш Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, ДОСААФ автомәктәбе, хәрби комиссариат, башкарма комитет җитәкчелеге көче белән оештырылды.
Быелгы хәрби спартакиадада язгы чакырылышка яраклы булган 1994 елгы егетләр көч сынашты. Ярыш, билгеле булганча, хәрби хезмәткә әзерлек максатыннан үткәрелә.
Спартакиада командаларның стройга тезелүе белән башланды. Флаглар күтәрелеп, рапорт бирелгәч, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев булачак солдатларга уңышлар теләде.
Егетләр вакытка АК-74 автоматын сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан 10 метр ераклыкка ату, йөгерү, гер күтәрү, армреслинг кебек унлап спорт төре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Ватан алдындагы бурычны үтәргә әзер булуын раслады. Нәтиҗәдә, I урынны 2, 4, 5 нче мәктәпләрнең җыелма командасы, II урынны - нефть техникумы, III урынны - 12 нче лицей егетләре алды. Хәрби-кулланма спорт төрләре буенча спартакиадада катнашучылардан иң әйбәтләре - хәрби әзерлеге көчле булганнары сайлап алынып, яңа аерым команда оештырылды. Алар Мөслимдә узган зона ярышларында катнашып, V урынны яулады һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егетлђр

2
X