Заман сулышы

14 декабрь 2012 яңалыклары

  • 14 декабрь 2012 - 05:56
    Лениногорскиның яшь эшмәкәрләре укыды
    Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Миләүшә Глухова һәм Урмышлыдан яшь эш башлаучы буларак тәкъдим ителгән Азат Хәбибуллин Биектау районында узган яшь эшмәкәрләр мәктәбе укыту курсларында булып кайтты. Биредә республиканың яшь эшмәкәрләре, аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе җитәкчеләре катнашты. Укытуның төрле чараларын кулланып, югары белгечле бизнес-тренерлар аларга файдалы мәгълүмат бирде....
    477
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:49
    Лениногорск егетләре шәп көрәшә
    3 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча узган XXX республика турнирында лениногорскилыларга тиңнәр булмады. Ярыш Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә оештырылган иде. Анда Зеленодольск, Чистай, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Казан, Можга, Баулы, Октябрьский, Тукай, Ютазы, Азнакай, Яр Чаллы, Бәләбәй, Түбән Кама һәм Лениногорск районыннан барлыгы 17 команда...
    448
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:43
    Көч-куәт туплап кайттык
    Декабрь башында башкалабыз Казанда БТК башкарма комитетының V корылтае булып үтте. Аның эшендә 796 делегат һәм 318 кунак катнашты. Делегатларның 218 е - 34 чит илдән килгән иде. Иң өлкән делегатка 92 яшь - ул Мәскәү шәһәреннән, иң яше-19 яшьлек Финляндия делегаты. Лениногорскидан без икәү: мин һәм Мәдәният идарәсеннән Миләүшә...
    489
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:40
    «Модуль» ФПФ – ышанычлы һәм тотрыклы
    «Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыяте бүгенге көндә тотрыклы предприятиеләрнең берсе. Ул скважиналарны ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазларны җитештерү һәм проектлау, капиталь ремонтлау, җитештерүчәнлеген үстерүдә кулланыла торган пакер-якорьлар һәм скважина җиһазларын проектлау һәм җитештерү, аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Предприятие шәһәребезнең Промышленная урамы, 11 нче йорт, 7 нче корылма адресы буенча...
    460
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:38
    Үзебезнең газет
    Нинди генә позицияне якласак та, В.И.Ленинның даһилыгы алдында баш киемен салам! Үзебезгә кагылышлысына гына тукталыйк. Аның газет турында "ул - агитатор да, ул - пропагандист та, ул-оештыручы да" дигән сүзләре бүген дә актуаль яңгырый бит, дуслар. В.Ленинның югары белемле юрист булуына карамастан, үз кулы белән тутырган документларында, төрле анкеталарында төп...
    438
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:32
    Китапсыз калырга язмасын
    Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Татар халкы гомер-гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган "Йосыф вә Зөләйха" кыйссасын кулдан-кулга күчереп язарлар иде микән? Габдулла Тукай Казанга...
    477
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:29
    Йөрәкләрдә ялкын бар әле
    "Сүнмәс ялкын" фольклор төркеме 2000 елның көзендә "Ветеран" үзәге каршында оешты. Аңа исемне озак уйлап йөрергә туры килмәде, Федотовка авылында чыгыш ясаганнан соң тамашачы үзе тәкъдим итте. "Үзегез ярыйсы гына яшьтә булсагыз да, күңелегез тулы дәрт, ялкын сезнең. Төркемегез дә "Сүнмәс ялкын" булсын!" - диде алар. Шул көннән башлап, "Сүнмәс...
    710
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:23
    Бәхетсез Ислам
    Күп корбаннар алып килгән Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклаша барган саен шул елларның хатирәләре ешрак искә төшә. Берсе мәңге онытылмый. Сугыш алды елларында халыкның күп өлеше хәл алып, мул тормыш белән яши башлаган иде. Районыбызның бер авылында яшәүче Салих абзыйларның (ред.: язмада исемнәр үзгәртелде) да йортлары зур, каралтылары тулы...
    492
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 05:16
    Исәпләү приборы – файдага
    2009 елның 27 ноябрендә гамәлгә кергән "Энергияне саклау һәм нәтиҗәлелекне арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы (23.11.2009) Федераль законның 13 нче маддәсе нигезендә, кулланылучы энергия ресурслары газ чыгымнарын исәпләү приборлары ярдәмендә мәҗбүри исәпләнергә тиеш. Счетчик куйдыру күпме тора? Счетчик кую буенча хезмәт лениногорскилыларга 5 мең 100...
    684
    0
    0
Реклама