Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Исәпләү приборы – файдага

2009 елның 27 ноябрендә гамәлгә кергән "Энергияне саклау һәм нәтиҗәлелекне арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы (23.11.2009) Федераль законның 13 нче маддәсе нигезендә, кулланылучы энергия ресурслары газ чыгымнарын исәпләү приборлары ярдәмендә мәҗбүри исәпләнергә тиеш. Счетчик куйдыру күпме тора? Счетчик кую буенча хезмәт лениногорскилыларга 5 мең 100...

2009 елның 27 ноябрендә гамәлгә кергән "Энергияне саклау һәм нәтиҗәлелекне арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы (23.11.2009) Федераль законның 13 нче маддәсе нигезендә, кулланылучы энергия ресурслары газ чыгымнарын исәпләү приборлары ярдәмендә мәҗбүри исәпләнергә тиеш.
Счетчик куйдыру күпме тора?
Счетчик кую буенча хезмәт лениногорскилыларга 5 мең 100 сумга мөшәчәк. Аңа монтажлау, проект эшләре, счетчикны кую керә. 1 мең 500 сум - счетчик бәясе, 500 сум - клапан бәясе, 600 сум - проектлау, 2 мең 500 сум - монтажлау эшләре.
"Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюков боерыгы нигезендә, техник күзәтү һәм счетчикка пломба кую өчен түләү алынмый.
Подъездда газны өзү һәм яңадан тоташтыру өчен кулланучылар түлиячәк. Шуңа әбүнәчеләрнең күбрәк өлеше исәпләү приборлары куйган саен, эшләрне үткәрү бәясе арзанрак булачак, чөнки ул бертигез күләмдә әбүнәчеләргә дә бүленәчәк.
Газ счетчигы күпме экономия бирә?
Газ счетчигының экономиясен белгечләр төгәл мисалда исәпләп күрсәтте. Норматив буенча, бер генә газ плитәсе булганда, 1 кешегә 12 куб газ тиеш. Газның 1 кубы 4 сум 1 тиен тора. 12не, 4,01гә тапкырлыйбыз, 48 сум 12 тиен чыга. Счетчик куючылар факт буенча түли. 1 кешегә аена уртача 3 кубтан алып 7 кубка кадәр чыга. 7 кубны 4 сум 1 тиенгә тапкырласак, 28 сум 7 тиен чыга. Димәк, бер кулланучыга минималь экономия 20 сум 5 тиен тәшкил итә.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Счетчик кую өчен "Уютный дом" торак хуҗалыгы идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Заварыкин урамы, 2 нче йорт, 13 нче кабинет, 7.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр. Телефоны: 5-82-88. Шулай ук "Жилищный сервис" торак хуҗалыгына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Садриев урамы, 37 нче йорт, 6 нчы кабинет. Иртәнге 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр. Телефоны: 5-38-56

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев