Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

«Модуль» ФПФ – ышанычлы һәм тотрыклы

«Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыяте бүгенге көндә тотрыклы предприятиеләрнең берсе. Ул скважиналарны ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазларны җитештерү һәм проектлау, капиталь ремонтлау, җитештерүчәнлеген үстерүдә кулланыла торган пакер-якорьлар һәм скважина җиһазларын проектлау һәм җитештерү, аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Предприятие шәһәребезнең Промышленная урамы, 11 нче йорт, 7 нче корылма адресы буенча...

«Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыяте бүгенге көндә тотрыклы предприятиеләрнең берсе.


Ул скважиналарны ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазларны җитештерү һәм проектлау, капиталь ремонтлау, җитештерүчәнлеген үстерүдә кулланыла торган пакер-якорьлар һәм скважина җиһазларын проектлау һәм җитештерү, аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.
Предприятие шәһәребезнең Промышленная урамы, 11 нче йорт, 7 нче корылма адресы буенча урнашкан.
Әлеге предприятиенең төп заказчысы булып, сәүдә базарында уңышлы гына эшләп килүче «Навигатор» сервис компаниясе тора. Ул үз эшчәнлеген көнбатыш Себер, Оренбург, Самара өлкәсендә алып бара. «Модуль» фәнни-производство фирмасы»ның «Навигатор» сервис компаниясе белән үзара килешеп эшләү нәтиҗәсендә, предприятие Россия һәм чит илләрнең иң эре һәм әйдәп баручы нефть табучы компанияләре белән озак сроклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек итә. Болар:
«РН-Пурнефтегаз»,
«Лукойл-Көнбатыш Себер»,
ТПП «Когалымнефтегаз»,
ТПП «Покачевнефтегаз»,
ТНК-ВР «Оренбургнефть»,
«РН-Самаранефтегаз»,
«Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз»
«Модуль» фәнни-производство фирмасы»ның шәхси производствосы токарь, фрезер, слесарь, термоэшкәртү участогы һәм эретеп-ябыштыру посты цехыннан тора. Шулай ук ул яңа җиһазларның эшчәнлеген сынау максатыннан, тиешле стендлар белән баетылган.
«Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыятенә килгән һәр кеше, иң элек, мондагы чисталык һәм тәртиплелеккә игътибар итми калмагандыр. Биредәге персоналга эшләр өчен барлык шартлары тудырылган эш цехлары, тамак ялгап һәм ял итеп алу өчен уңайлы ашханә, юыну бүлмәсе, бәдрәф - барысы да санитар таләпләргә туры китереп, заманча һәм зәвыкъ белән эшләнгән. Предприятиенең дәрәҗәсенә тел-теш тидерерлек түгел. Чөнки монда югары квалификацияле хезмәт күрсәтүче персонал һәм эшләп килә торган сыйфат менеджмент системасы ИСО 9001:2008 таләпләре буенча сертификацияләнгән. Биредәге хезмәт партнерларның теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып башкарыла. Клиентларның предприятие эшчәнлегенә югары бәя бирүе, уңай фикердә булуы моның ачык мисалы.
Соңгы елларда «Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыяте ышанычлы адымнар белән үсә, камилләшә бара. Бүгенге көндә ул серийный җиһазлар җитештерү күләмен арттыра. Ә бу, үз чиратында, предприятиедә ИТР һәм кадрлар штатын җәелдерүне таләп итә. Шунлыктан, биредә конструктор төркемен киңәйтү, аерым перспективалы үсеш бюросы булдыру кебек эшләр алып барыла. Нәтиҗәдә, предприятие югары белемле конструктор бюросы җитәкчесе, инженер-конструктор кебек белгечләргә кытлык кичерә. «Модуль» фәнни-производство фирмасы» җәмгыяте директоры Рамил Сөнгатуллин әйтүенчә, билгеле бер аралыкта гади эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе төшүе белән бәйле. Ә ул бүген предприятиенең кадрлар белән тәэмин ителешендә ачык күренә. Бүгенге көндә бирегә токарь, фрезерчы һәм нефть промыселы җиһазларына ремонт ясау буенча слесарь кебек белгечләр кирәк.
Предприятиедә производство хезмәтен тормышка ашыруда барлык уңайлыклар да тудырылган, яшь белгечләргә карьера үсеше каралган. Монда эшләүче һәр кеше вакытында тиешле хезмәт хакы ала һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: модуль

2
X