Заман сулышы

10 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2013 - 12:38
    Лениногорскида Яңа елның беренче баласы
    Безнең бала тудыру йортында 2013 елның беренче сабые Яңа ел иртәсендә - 1 гыйнварда туган. Шәһәрдән Римма Хөсәенова 53 см озынлыктагы, 3 килограмм 340 грамм авырлыктагы ир бала тапкан. Бу - гаиләнең икенче баласы, дип хәбәр итә бала тудыру йорты табиблары. Сүз уңаеннан, ел башыннан шушы көнгә кадәр 20 бала...
    814
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:32
    Лениногорск яшьләре хоккей уйнады
    Иске Шөгер авылында район мәктәбе укучылары һәм авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үтте. Беренче булып бозга мәктәп укучыларының җыелма командасы чыкты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, боз хуҗалары I урынга лаек булды. Икенче урын - Куакбаш, өченче урын - Зеленая Роща мәктәбе укучыларында. Икенче көнне уен авыл яшьләре арасында үтте. Монда беренчелекне...
    497
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:27
    Табигать куандырды, караклар борчыды
    Тагын бер елга нокта куеп, 9 көн буе ял иттек. Синоптиклар халыкны бәйрәмнәрдә суык була, бураннар башлана дип куркыткан иде. Әмма Елан елы матур гына башланып китте. Бу көннәрдә һава торышы шулкадәр яхшы иде. Рәхәтләнеп, һава сулап, урамда йөрергә, балалар белән чана-чаңгы, тимераякта шуарга мөмкин булды. Өстәвенә, кар юк, дип...
    484
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:23
    Ришвәтчелектән котылып буламы?
    Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының чираттагысы шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хокук саклау, прокуратура органнары, шәһәрнең оешма-предприятие вәкилләре катнашты. Төп доклад белән Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады. Ул 2012 елда шәһәр һәм район территориясендә коррупция фактларының артып, 38гә җитүен әйтте. Алар буенча кузгатылган җинаять эшләренең...
    757
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:20
    Лениногорскилылар Шамил бикчуринны искә ала
    Әгәр исән булса, язучы Шамил Мотыйгулла улы Бикчуринга 3 гыйнварда 85 яшь тулган булыр иде. Иде дибез, чөнки ул 63 ел гына яшәп, 1991 елның 16 гыйнварында арабыздан китеп, җир куенына иңдерелде. Талантлы язучы үзенең яшәү дәверендә халкыбыз, аеруча Татарстан нефтьчеләре, эшче-төзүчеләре, белгечләре һәм башка һөнәр ияләре турында яшь буын...
    889
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:14
    Лениногорскида яңа китап чыкты
    2012 елның декабрь аенда авыллар тарихына кагылышлы тагын бер китап кулга килеп керде. Ул - «Туган авылым - Куакбаш» дип атала. Лениногорск шәһәре типографиясендә басылган әлеге китап үзенең тышкы бизәлеше, зәвыкъ белән эшләнеше, авторлар тарафыннан бүлек-бүлекчәләргә бүленеше белән үзенә җәлеп итеп тора. Тышлыгының беренче битендә авылның гомуми күренеше сурәтләнгән рәсем...
    1248
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:09
    Сөйли белми сөйләсәң...
    Кайвакыт уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене рәнҗетүең бар. Моңа дәлил итеп бер очракны язасым килә. Урамга туфрак китереп аударганнар. Шул өемнән бер бабай бакчасына алып барыр өчен капчыгына туфрак тутыра. - Улым, нишләп эндәшмичә, янымнан үтеп китәсең? - ди миңа. Аны-моны уйлап тормыйча: "Бабай, авыр туфрагың җиңел булсын", - дидем....
    676
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:03
    Истәлекләрне барладык
    Иске Куак һәм Федотовка авылында Бородино сугышының 200 еллыгына багышланган конференция узды. Федотовкада ветераннар советы рәисе буларак үзем оештырып, авыл Мәдәният йортында уздырдык. Аны үткәрүдә җырга-моңга гашыйк, педагог-оештыручы Галина Афанасьева һәм тарих укытучысы Александр Григорьев булышты. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашты. Иске Куак мәктәбендә үткән конференцияне тәрбия эшләре...
    818
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 12:00
    Без ничек Кыш бабайны коткардык
    Кышның салкын бураннары, ап-ак карлары, ниһаять, безнең якларга да килеп җитте. Их, яратам мин бу вакытны! Ни өченме? Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы, бүләкләр - боларның һәммәсен дә үз эченә сыйдыра бит әлеге ел фасылы. Ә быел без Кыш бабай белән урманда очраштык. Бик күңелле булды! Инглиз теле...
    482
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 11:56
    Каз тәбикмәгеннән авыз иттек
    Мәдәният сараеның икенче катына якынлашкан саен, җыр-моң ныграк ишетелә. Тукта, ни бу, берәр бәйрәмме соң, дип үтеп баручылар да бар. Ялгыш уйламаганмын, чыннан да бәйрәм, "Каз өмәсе" икән. "Өмәне" ул көнне "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле җитәкчесе Сәрия Миргасыймова оештырды. "Каз өмәсе" - борынгы йолаларның берсе икәнен элек-электән беләбез. Ул яшь...
    0
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2013 - 11:41
    Каз тәбикмәгеннән авыз иттек
    Мәдәният сараеның икенче катына якынлашкан саен, җыр-моң ныграк ишетелә. Тукта, ни бу, берәр бәйрәмме соң, дип үтеп баручылар да бар. Ялгыш уйламаганмын, чыннан да бәйрәм, "Каз өмәсе" икән. "Өмәне" ул көнне "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле җитәкчесе Сәрия Миргасыймова оештырды. "Каз өмәсе" - борынгы йолаларның берсе икәнен элек-электән беләбез. Ул яшь...
    678
    0
    0
Реклама