Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Истәлекләрне барладык

Иске Куак һәм Федотовка авылында Бородино сугышының 200 еллыгына багышланган конференция узды. Федотовкада ветераннар советы рәисе буларак үзем оештырып, авыл Мәдәният йортында уздырдык. Аны үткәрүдә җырга-моңга гашыйк, педагог-оештыручы Галина Афанасьева һәм тарих укытучысы Александр Григорьев булышты. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашты. Иске Куак мәктәбендә үткән конференцияне тәрбия эшләре...

Иске Куак һәм Федотовка авылында Бородино сугышының 200 еллыгына багышланган конференция узды.


Федотовкада ветераннар советы рәисе буларак үзем оештырып, авыл Мәдәният йортында уздырдык. Аны үткәрүдә җырга-моңга гашыйк, педагог-оештыручы Галина Афанасьева һәм тарих укытучысы Александр Григорьев булышты. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашты.
Иске Куак мәктәбендә үткән конференцияне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталия Косухина алып барды. Әзәрләгәндә дә таякның авыр башы аңа төшкәндер, дип уйлыйм. IX сыйныф укчылары Светлана Хавратова, Татьяна Денисованың әлеге чор турында, китапханә мөдире Наталья Хавратованың авыл турында сөйләве, туган якны өйрәнүче Владимир Гадыевның Россия һәм Иске Куакта булып узган тарихи вакыйгалар белән таныштыруы барыбызда да зур кызыксыну уятты.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тарих укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән В. Коршин тарихи истәлекләрне кабат барлады.
Мәктәпнең тарих укытучысы Анатолий Иванов карта янында бик җентекләп 1812 елгы Ватан сугышы, аеруча Бородино кырында барган канлы вакыйгалар турында сөйләде. Укучылар "Бородино сугышы мәңге онытылмас" дигән әдәби-патриотик композиция күрсәтте.
Чакырылган кунаклардан - район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Марс Исхаков, Николай Степанов, Федотовкадан килгән Александр Семенов. Любомир Ильин, Галина Афанасьева конференцияне ошатуларын белдереп, рәхмәт әйттеләр.
Туган илгә мәхәббәт, патриотик аңны үстерү, Ватанга тугрылыклы булу, тарихка, традицияләребезгә мәхәббәт тәрбияләүдә бу ике авылда узган конференцияләрнең өлеше зур булгандыр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бородино