Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришвәтчелектән котылып буламы?

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының чираттагысы шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хокук саклау, прокуратура органнары, шәһәрнең оешма-предприятие вәкилләре катнашты. Төп доклад белән Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады. Ул 2012 елда шәһәр һәм район территориясендә коррупция фактларының артып, 38гә җитүен әйтте. Алар буенча кузгатылган җинаять эшләренең...

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының чираттагысы шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хокук саклау, прокуратура органнары, шәһәрнең оешма-предприятие вәкилләре катнашты.


Төп доклад белән Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады. Ул 2012 елда шәһәр һәм район территориясендә коррупция фактларының артып, 38гә җитүен әйтте. Алар буенча кузгатылган җинаять эшләренең барысы да судка җибәрелгән. Әлеге юнәлеш буенча теманы финанс-бюджет палатасы начальнигы Раил Хәмидуллин дәвам итте. Ул коррупциянең Интернетта төрле төрдәге аукционнар үткәргән вакытта бик нык чагылуы турында җиткерде.
Узган ел коррупция буенча үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре сөендерми. Районның кайбер авылларында әлеге юнәлеш буенча җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган. Әмма алар үзвакытында бетерелгән, диде район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева. Бу уңайдан Рәгать Галиәгъзамович авыл җирлекләрендә коррупциягә каршы профилактик чараларны ешрак үткәрү мөһимлегенә басым ясады.
Республикада коррупция турында халык фикерен белешү буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре хакында аппарат җитәкчесе Сергей Тимаков җиткерде. Халык фикеренчә, республика территориясендә ришвәтчелекнең иң киң таралган төре - ришвәтне бирү яисә алу, эштәге вазифаны усал ният белән куллану икән.
Соңыннан Сергей Тимаков 2013 елга Лениногорск муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең эш планы белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвђт