Заман сулышы

1 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 1 сентябрь 2015 - 13:38
    Бер әбинең фатирын күз алдында талаганнар
    76 яшьлек ханым полициягә шалтыратып, таныш булмаган кешеләрнең фатирдан саклык акчаларын һәм башка кыйммәтле әйберләрне урлавын әйтә. Әби кеше әлеге аферист ханымнарны урамда очрата. Алар әбидән төн куну өчен фатирга кертүен сорыйлар. Әлбәттә, бушка түгел. 10 төн кунганга 5 мең сум акча бирәбез, дип әйтәләр.Әби кешенең фатиры бер бүлмәле генә...
    466
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 11:39
    100 мең сумыннан “колак каккан”
    64 яшьлек пенсионер хатын-кыз кәрәзле телефон аша мошенниклар "кармагына" эләгә. Иртән иртүк аның кәрәзле телефонына, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, бер ир-ат шалтырата һәм аның улы юл-транспорт фаҗигасе ясавы һәм шуның аркасында кеше һәлак булуы турында хәбәр итә. Ана ышансын өчен бер чит ир-ат сөйләшә. Каушаган һәм улы өчен бик...
    474
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 11:08
    Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый
    Быел Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан 28 август көнне биредә тантаналы кичә булып узды. Матур итеп бизәлгән якты залга бик күп хөрмәтле кунаклар җыелды: балалар йорты хезмәткәрләре, гомер елларын авыр язмышлы балалар тәрбияләүгә багышланган мәгариф ветераннары, шушы йортта тәрбияләнеп чыккан, бүгенге көндә уку йортларында белем...
    520
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 10:43
    17 яшьлек егет компьютер уйнап үлгән
    Полиция участогына борчулы хәбәр керә: билгесез сәбәпләр аркасында өендә 17 яшьлек егет үлгән. Тәнендә көч куллану эзләре юк. Тикшерүчеләр җыйган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның Өчиле районында яшәүче бу егет август башыннан бирле өйдә торырга мәҗбүр булган - аягын имгәткән булган. Төннәрен егет компьютерда уйнарга яраткан. 2014 елдан бирле аның 2000 сәгатьтән...
    567
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 10:33
    Ялган хәмер сатучыны тоткарлаганнар
    Әлмәтнең бер сәүдә үзәге янында машинасыннан ялган исерткеч эчемлекләр: виски, коньяк һәм аракы сатып торучы егетне тоткарладылар. Әйтүенә караганда, яшь әлмәтле аларны 180 сумнан сатып алган һәм 300 әр сумнан саткан. Вакыйга урынында 0,5 литрлы 8 шешә виски һәм аракы, 0,7 литрлы 4 шешә коньяк табып алына. Хәзерге вакытта «эшкуарга»...
    446
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 10:30
    "Реальные пацаны" фильмы актерын 18 елга утыртканнар...
    Актер Перьмдә коточкыч җинаять кылган. Елизавета исемле кызны башта көчләгән, аннары башын таш белән төеп үтергән. Җинаять 2014 елның август аенда була. Александр Килин 19 яшьлек студент кызны көчли. Соңыннан таш алып башын төя. Нәтиҗәдә кыз үлә. Әлеге эш буенча тикшерү тәмам. Килинны гаепле итеп таптылар. Аны 18 елга ирегеннән...
    507
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 10:22
    Әлмәттә 85 яшьлек бабайны алдаганнар
    Үзен социаль яклау идарәсе хезмәткәре дип таныштырып, мошенник ханым 85 яшьлек бабайның 185 мең сум акчасын урлап качкан. Подъезд янында эскәмиядә утыручы бабай янына бер ханым килә дә үзен социаль яклау идарәсеннән дип таныштыра. Бабай ике дә уйламыйча ханымны фатирына алып керә. Өлкән яшьтәге кешенең ышанычын яуларга өлгергән ханым бабайның...
    448
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 08:33
    Лениногорск районы авыл хуҗалыкларында күпме күләмдә сөт савылган?
    Район авыл хуҗалыкларында 1 сентябрьгә тулаем сөт саву күләме 47,5 тонна тәшкил итә. Бер сыерга 12,4 килограмм сөт туры килә. Хуҗалыкларда сыер саны - 3 мең 821 баш. Шушы көнгә өч мең бер йөз тонна сөт халыктан җыелган.
    818
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 08:14
    “Казан” ипподромында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды (фотолар)
    Кичә "Казан" халыкара атлы спорт комлексында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Ярышны Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары карады. 11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык. Программага "Татспиртпром" ААҖ кубогы",...
    454
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 08:07
    Бер кеше өстеннән ике машина чыккан
    Көн караңгы булу сәбәпле юлда аунап яткан исерек егетне алар күрмәгәннәр. Буа районы Түбән Наратбаш авылы янындагы юлда фаҗига була. "ВАЗ-21033" һәм бер чит ил машинасы йөртүчеләр төнлә белән юлда исереп йоклаган егетне күрмичә, аны таптап узганнар. Мәрхүм 1986 елгы, шушы Түбән Наратбаш авылыныкы булып чыкты. Әлеге хәлдән соң машина...
    478
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 07:30
    Лениногорскида “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсе үтте
    "Яшел Россия" Россия күләмендәге экологик өмәдә яшь лениногорскилылар да актив катнашкан. Ел саен үткәрелә торган әлеге өмәнең быелгысы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган. Оештыручы ролен үтәүче Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе хезмәткәрләре район балалар думасы, "Форпост" үзәге яшьләрен һәм 6 нчы мәктәп укучыларын җыеп, Мәңгелек ут территориясен җыештырган. Яшьләр эшләре,...
    451
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 06:08
    Армиядән кайткан лениногорскилы кеше талаган
    Үткән атнада бер лениногорскилыга подъездда һөҗүм итәләр. 23 яшьлек хатын-кызны кыйнап, карак сумкасын алып кача, анда шәхси әйберләр, кәрәзле телефон була, барлыгы 22 мең сумлык зыян килә. Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре ике ай элек кенә армиядән кайткан 21 яшьлек егетне тоткарлый. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    456
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 05:57
    Лениногорск районының өч авыл җирлеге машиналы булды
    Алар - Зеленая Роща, Иске Куак, Иске Шөгер. Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасында еллык республика смотр-конкурсы җиңүчеләре булган. Республика көнендә, аларны Казанга чакырып, "Шевроле Нива" автомобиле ачкычы тапшырылган. Конкурста катнашучыларны муниципаль берәмлек составына керүче торак йортлар саны, авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның уртача еллык саны, бер кешегә исәпләгәндә салым...
    465
    0
    0
  • 1 сентябрь 2015 - 05:45
    Лениногорскида пенсионерның үле гәүдәсенә юлыкканнар
    Ул үз фатирында үлгән, башы җәрәхәтләнүе аркасында. Сәбәбе дә ачыклана: 1990 һәм 1964 елгы ирләр белән эчеп утырганда тавыш чыккан, ахыры пенсионерның баш җәрәхәте алып, үлүе белән тәмамланган. Теге ике ир-атка карата җинаять эше ачылган. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    603
    0
    0
Реклама