Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Казан” ипподромында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды (фотолар)

Кичә "Казан" халыкара атлы спорт комлексында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Ярышны Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары карады. 11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык. Программага "Татспиртпром" ААҖ кубогы",...

Кичә "Казан" халыкара атлы спорт комлексында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Ярышны Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары карады.


11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык. Программага "Татспиртпром" ААҖ кубогы", "Татарстанның алтын дагасы", ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләге, "Халыклар дуслыгы" бүләге, ТР ат үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе бүләге, Шәһәр көне уңаеннан бүләк, "HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR" бүләге, ТР Президенты бүләге, "Рангоут" бүләге, Казан мэриясе бүләге, Казан ипподромы кубогы кертелгән иде.
ТР Президенты бүләген Америка туры айгыры Год Дрим яулады.
Шәһәр көне уңаеннан чабышларда Факел туры айгыр җиңде.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышлары казан ипподромында ат чабышлары