Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый

Быел Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан 28 август көнне биредә тантаналы кичә булып узды. Матур итеп бизәлгән якты залга бик күп хөрмәтле кунаклар җыелды: балалар йорты хезмәткәрләре, гомер елларын авыр язмышлы балалар тәрбияләүгә багышланган мәгариф ветераннары, шушы йортта тәрбияләнеп чыккан, бүгенге көндә уку йортларында белем...

Быел Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан 28 август көнне биредә тантаналы кичә булып узды.
Матур итеп бизәлгән якты залга бик күп хөрмәтле кунаклар җыелды: балалар йорты хезмәткәрләре, гомер елларын авыр язмышлы балалар тәрбияләүгә багышланган мәгариф ветераннары, шушы йортта тәрбияләнеп чыккан, бүгенге көндә уку йортларында белем алучы, төрле тармакта хезмәт куючы егет һәм кызлар. Аларның кайберләре үз гаиләләре белән килгән иде. Әлеге тантанада Лениногорск муниципаль район Советы һәм мәгариф бүлеге вәкилләре һәм, әлбәттә инде, балалар йортының ышанычылы дуслары, ярдәмчеләре - Попечителләр советы әгзалары һәм аның алыштыргысыз рәисе дә катнашты.
Ятим балаларны үз куенына алучы беренче балалар йорты безнең районда дәһшәтле сугыш елларында 1944 елда, Сарабиккол авылында ачыла. Аны шәһәрнең беренче һәм икенче мәктәп-интернат алыштыра. Ә хәзерге балалар йортының тарихы 1995 елдан башлана. Ул Беренче мәктәп-интернатның тулай торагы базасында ачыла. Шушы еллар эчендә Балалар йорты 121 баланы тәрбияләп олы юлга озаткан. Аларның кырыгы үз гаиләсен корып, үз балаларын үстерә. Балалар йортының 59 "оныгы" бар.
Безнең зур, якты йортыбызның ишекләре кайчандыр аның бусагысын атлап кергән һәркем өчен ачык. Биредә 2009 елдан бирле "Ышаныч" исемле балаларны интернаттан соң озату-күзәтү хезмәте эшли. Бүгенге көндә аның карамагында безнең йортта тәрбияләнеп чыккан 53 бала исәпләнә. Тормышта үз юлын, үз бәхетен тапкан ул-кызларыбыз белән без горурланабыз, аларның һәр уңышын шатланып кабул итәбез.
http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДЕТСКИЙ ДОМ ЛЕНИНОГОРСК

2
X