Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

100 мең сумыннан “колак каккан”

64 яшьлек пенсионер хатын-кыз кәрәзле телефон аша мошенниклар "кармагына" эләгә. Иртән иртүк аның кәрәзле телефонына, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, бер ир-ат шалтырата һәм аның улы юл-транспорт фаҗигасе ясавы һәм шуның аркасында кеше һәлак булуы турында хәбәр итә. Ана ышансын өчен бер чит ир-ат сөйләшә. Каушаган һәм улы өчен бик...

64 яшьлек пенсионер хатын-кыз кәрәзле телефон аша мошенниклар "кармагына" эләгә.
Иртән иртүк аның кәрәзле телефонына, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, бер ир-ат шалтырата һәм аның улы юл-транспорт фаҗигасе ясавы һәм шуның аркасында кеше һәлак булуы турында хәбәр итә. Ана ышансын өчен бер чит ир-ат сөйләшә. Каушаган һәм улы өчен бик борчылган ана чит ир-ат тавышын малаеныкы итеп кабул итә.
"Ялган" полиция хезмәткәре ананың улына карата җинаять эше кузгатмас өчен 100 мең сум күләмендә акча сорый. Ана нишләсен, ризалаша һәм банкомат аркылы мошенниклар счетына акча күчерә. Шул вакытта ул улына да, якын туганнарына да шалтырата алмый, чөнки мошенниклар аңа бер минут саен шалтыратып акча күчерәме-юкмы турында сорашып торалар.
Соңрак, ана улына шалтырата һәм аның белән бар да тәртиптә икәнен белә. Кызганыч, акчалар ул вакытта мошенниклар счетында була инде. Пенсионер хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Тикшерү эшләре алып барганда шунысы ачыклана, пенсионер хатын-кызга шалтыраткан телефон номеры Чиләбе өлкәсеннән булса, ул акча күчергән номерлар Самара өлкәсеннән икәне ачыклана.
http://mvd.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: обманули пенсионера обманули пенсионерку на 100 тысяч рублей