Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер әбинең фатирын күз алдында талаганнар

76 яшьлек ханым полициягә шалтыратып, таныш булмаган кешеләрнең фатирдан саклык акчаларын һәм башка кыйммәтле әйберләрне урлавын әйтә. Әби кеше әлеге аферист ханымнарны урамда очрата. Алар әбидән төн куну өчен фатирга кертүен сорыйлар. Әлбәттә, бушка түгел. 10 төн кунганга 5 мең сум акча бирәбез, дип әйтәләр.Әби кешенең фатиры бер бүлмәле генә...

76 яшьлек ханым полициягә шалтыратып, таныш булмаган кешеләрнең фатирдан саклык акчаларын һәм башка кыйммәтле әйберләрне урлавын әйтә.


Әби кеше әлеге аферист ханымнарны урамда очрата. Алар әбидән төн куну өчен фатирга кертүен сорыйлар. Әлбәттә, бушка түгел. 10 төн кунганга 5 мең сум акча бирәбез, дип әйтәләр.Әби кешенең фатиры бер бүлмәле генә булуга да карамастан, ризалаша. Тегеләре мөмкинлектән файдаланып, хуҗабикәгә бозым салынганын һәм тиздән улы үләчәген әйтәләр. Әби куркып кала. Бу хатыннарга фатирны бозымнан чистартырга тәкъдим итә. Әбигә бөтен акчаларын (тиененә кадәр) һәм алтыннарын җыеп бирергә кушалар. Аларны бер пакетка салалар да, йоланы башкару өчен шәһәрдәге берәр урам чатына барырга кирәклеген әйтәләр. Әби әлеге хәлнең асылына соң гына төшенә һәм тиз арада полициягә хәбәр итә. Түбән Камада булган мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: обокрали бабушку