Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

17 яшьлек егет компьютер уйнап үлгән

Полиция участогына борчулы хәбәр керә: билгесез сәбәпләр аркасында өендә 17 яшьлек егет үлгән. Тәнендә көч куллану эзләре юк. Тикшерүчеләр җыйган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның Өчиле районында яшәүче бу егет август башыннан бирле өйдә торырга мәҗбүр булган - аягын имгәткән булган. Төннәрен егет компьютерда уйнарга яраткан. 2014 елдан бирле аның 2000 сәгатьтән...

Полиция участогына борчулы хәбәр керә: билгесез сәбәпләр аркасында өендә 17 яшьлек егет үлгән. Тәнендә көч куллану эзләре юк.
Тикшерүчеләр җыйган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның Өчиле районында яшәүче бу егет август башыннан бирле өйдә торырга мәҗбүр булган - аягын имгәткән булган. Төннәрен егет компьютерда уйнарга яраткан. 2014 елдан бирле аның 2000 сәгатьтән артык компьютер артында утыруын исәпләп чыгарганнар.
31 августка каршы төндә дә егет монитор экраны каршында утырган булган. Кинәт аңын югалтып егылгач, туганнары ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар. Әмма табиблар егетнең гомерен саклап кала алмаган. Тикшерү бара.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 17 летний парень умер за компьютером