Заман сулышы

Әлмәттә 85 яшьлек бабайны алдаганнар

Үзен социаль яклау идарәсе хезмәткәре дип таныштырып, мошенник ханым 85 яшьлек бабайның 185 мең сум акчасын урлап качкан. Подъезд янында эскәмиядә утыручы бабай янына бер ханым килә дә үзен социаль яклау идарәсеннән дип таныштыра. Бабай ике дә уйламыйча ханымны фатирына алып керә. Өлкән яшьтәге кешенең ышанычын яуларга өлгергән ханым бабайның...

Үзен социаль яклау идарәсе хезмәткәре дип таныштырып, мошенник ханым 85 яшьлек бабайның 185 мең сум акчасын урлап качкан.
Подъезд янында эскәмиядә утыручы бабай янына бер ханым килә дә үзен социаль яклау идарәсеннән дип таныштыра. Бабай ике дә уйламыйча ханымны фатирына алып керә. Өлкән яшьтәге кешенең ышанычын яуларга өлгергән ханым бабайның акчалары кайда сакланганын ачыклый. Аннары җаен туры китереп акчаларны урлый да фатирдан чыгып китә.
Бабай икенче көнне генә полициягә хәбәр итә. Хәзерге вакытта мошенникны эзләү бара.
http://www.almet-rt.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: