Заман сулышы

23 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2015 - 16:00
    Газет укучыбыз бүләк отты
    "Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, шәһәребездә яшәүче Айгөл Гәрәева кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бер көнне аны редакциягә чакырып, "Татмедиа" җитәкчелеге исеменнән бүләкне тапшырдык. Кечкенә кызы Зилә белән килде алар. Гаиләләре белән Лениногорскига күченеп килүләренә бер генә ел икән әле. Моңа кадәр туып-үскән якларында - Мамадышта...
    1282
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 16:00
    Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
    Хөрмәтле кардәшләребез! Бу көннәрдә бөтен дөньяда мөселманнар зур бәйрәмне каршы ала - Корбан бәйрәме. Шуңа күрә тирә юньдәге кешеләргә ихтирам һәм йомшаклык, аеруча ихтибар һәм ягымлылык күрсәтү саваплы гамәл булып исәпләнә. Аллаһ Тәгалә бер-берләрен шатландыручы, мохтаҗларга ярдәм кулын сузучы мөселманнарны яратадыр. Шуны исәптә тотып, барыгызны да зур бәйрәм, Корбан бәйрәме...
    924
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 13:15
    Лениногорск мәчетендә Корбан Гаете тәртибе
    3:50 - Иртәнге намазга азан 4:20 - Иртәнге намаз 4:30 - Коръән уку һәм дога кылу 5:00 - Тәбрикләү сүзе 5:05 - Вәгазь сөйләү 6:00 - Гает намазы
    798
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 12:43
    Ләйсәннән опята гөмбәсе маринадлау
    Урманнан җыеп кайткан гөмбәне иң элек чүбен чистартып, салкын су белән юам. Аннан суга салып газ өстенә куям, кайнап чыкканнан соң 10 минут кайнатам. Дуршлагка салып, салкын су белән яхшылап юдырганнан соң тагын кайнатырга куям, 10 минут тирәсе кайнатам. Тагын яхшылап салкын су белән юам. Аннан аерым кәстрүлгә рассол әзерлим....
    467
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 12:25
    Гөлнара Зәйдуллинадан баклажан запеканкасы
    1 кг баклажанга 1 кг помидор, 500 г яшел суган, 1 стакан үсемлек мае, сарымсак, төелгән кызып борыч алына. Соус әзерләү: 3 йомырка сарысын туглагыз, шуңа бераз он салыгыз. Коймак камыры куелыгында булсын. 1 аш кашыгы сыра яки газлы су (сифоннан) һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәгез. Ахырдан тугланган...
    528
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 11:28
    Лениногорскида район башлыгы сайланды
    Шушы көннәрдә район һәм шәһәр Советларының беренче сессияләре узды. Депутатлар "Лениногорск шәһәре" һәм "Лениногорск муниципаль районы" башлыгы, шәһәр мэры итеп, Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновны сайлады. - Әлеге вазифага сайлануымны мин халык алдында бик зур җаваплылык буларак кабул итәм. Ышанычыгызны акларга тырышачакмын, -диде ул. Аннан урынбасарлары өчен тавыш бирделәр. Шулай итеп,...
    464
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 11:00
    Лениногорскиның "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында мәдәният йорты ачылды
    23 сентябрьдә "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Әлеге микрорайон Геофизиклар поселогында урнашкан. Бу поселокта яшәүчеләр моны бик күптән көткән булган, концерт карарга килергә тилмереп тордык, диләр. Шулай ук монда үсеп килүче яшь буын да шактый күренде. Хәзер алар мәдәният йортында...
    591
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:24
    Социаль пакетмы - акчамы?
    Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең соцпакетмы, әллә акча сайларгамы дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары зур борчу тудыра. Кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин. Мисал өчен, республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән...
    431
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 08:22
    Казанда робот техникасы буенча ярышлар үткәрелә
    26 сентябрь көнне Казанда Балалар һәм өлкәннәр өчен "Мавыктыргыч фән һәм техника" интерактив робот техникасы буенча "Легоробот ДЗНиТ-2015" ярышларын уздыра. Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Түбән Кама, Кайбыч, Арча, Мамадыш, Спас, Саба, Зәй һ.б. төбәкләренең белем бирү йортларында укучы 7 яшьтән 16 яшькәчә балалар һәм үсмерләр катнаша. Алар осталыкларын "Роботлар сумосы" һәм...
    616
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 08:00
    Лениногорск районының янгын сүндерүчесе II урынга лаек булды
    Күптән түгел Чистай шәһәрендә "Татарстан Республикасы янгын сүндерү машинасының иң яхшы йөртүчесе" исеменә профессиональ һәнәри осталык бәйгесе үтте. Ул теоретик һәм практик өлештән торды. Машина йөртүче янгын сүндерүчеләр юл йөрү кагыйдәләре, медицина, хезмәтне саклау өлкәсендә белемнәрен күрсәтте. Бәйгедә Лениногорскидан Түбән Чыршылы авылы янгын сүндерү бүлеге машина йөртүчесе Ришат Закиров катнашты....
    369
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 06:48
    Бүген – сагыз (жевательная резинка)ның туган көне
    23 сентябрьнең 1848 елында америкалы Джон Куртис беренче тапкыр өендә сагыз ясап ташлаган. Тарих битләренә күз салсак, иң беренче сагыз безнең эрага кадәр 7 нче гасырда барлыкка килгән. Аны Төньяк Европа якларында казу эшләре алып барганда, кеше тешләре эзе белән табып алалар. Ул тарихкача булган сумала кисәгенә охшаган. 1848 елда...
    549
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 05:13
    Лениногорскида алдагы көннәргә һава торышы
    Лениногорскида 23 сентябрь көнне аяз көн көтелә. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +18, +23, төнлә +16, +14 градус җылы. 24 сентябрь көнне аяз көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +20, +25 градус, төнлә +14, +13 градус булачак. 25еннән 27 сентябрьгә кадәр аяз көннәр саклана. Явым-төшемнәр көтелми. Температура көндез +22, +25 градуска кадәр...
    0
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 05:07
    Казан кызы Миланага “Евровидение”дә чыгыш ясарга булыш
    Милана 13 сан астында чыгыш ясавына карамастан, ярышка җиңү максаты белән бара. Күпләр өчен бу серле сан куркыныч булып тоелса, җырчы кыз өчен ул, киресенчә, уңышлы икән. Аның шушы номерны сайлап алгач, шатлыгына иге-чиге булмаган. 25 сентябрь көнне Мәскәүдә "Балалар Евровидение"се сайлап алу этабының Россия финалы узачак. Бүген 6 сыйныфта...
    588
    0
    0
Реклама