Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Казан кызы Миланага “Евровидение”дә чыгыш ясарга булыш

Милана 13 сан астында чыгыш ясавына карамастан, ярышка җиңү максаты белән бара. Күпләр өчен бу серле сан куркыныч булып тоелса, җырчы кыз өчен ул, киресенчә, уңышлы икән. Аның шушы номерны сайлап алгач, шатлыгына иге-чиге булмаган. 25 сентябрь көнне Мәскәүдә "Балалар Евровидение"се сайлап алу этабының Россия финалы узачак. Бүген 6 сыйныфта...

Милана 13 сан астында чыгыш ясавына карамастан, ярышка җиңү максаты белән бара. Күпләр өчен бу серле сан куркыныч булып тоелса, җырчы кыз өчен ул, киресенчә, уңышлы икән. Аның шушы номерны сайлап алгач, шатлыгына иге-чиге булмаган.
25 сентябрь көнне Мәскәүдә "Балалар Евровидение"се сайлап алу этабының Россия финалы узачак. Бүген 6 сыйныфта белем алучы Милана Павлова финалга әзерләнү белән мәшгүль. «Репетицияләр дәвам итә, костюм сайлыйбыз. Дулкынланырга вакыт юк әле", - ди кызның әнисе Светлана елмаеп.
25 сентябрь көнне "Карусель" федераль телеканалыннан конкурсның турыдан-туры трансляциясен 21.10да карарга мөмкинлек булачак.
Дөресен генә әйткәндә, Милана әлеге бәйгедә тиктомалдан гына катнашырга булмаган. Кыз музыкаль мәктәптә бишенче елын укый, вокал белән 3,5 ел шөгыльләнә. Моңа кадәр җитди музыкаль конкурсларда катнашып, еш кына җиңү яулап кайткан. Алар арасында Россия, Украинада, Европа илләрендә үткәрелгән халыкара конкурслары бар.
Узып баручы елның ахырына кадәр аны күптөрле чаралар көтә. Мисал өчен, кыз ноябрь аенда Берлинда Россия данын яклаячак. Милана шулай ук "Голос. Дети" проектының кастингын да үткәнгән. Ләкин узган сезонда катнашучылар саны чикле булу сәбәпле, ул проектның яңа сезонында катнашачак. 14 октябрьдә аны әлеге проектта күреп булачак. Ул "Славянский базар" фестиваленең сайлап алу турында да чыгыш ясый. Ике тапкыр "Новая волна" конкурсының ярымфиналына кадәр җитә. Испаниядәге бәйгедә Гран-Прига ия була. Җитмәсә, Милана - Казан мэры, Татарстан Президенты стипендианты да әле. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә күп тапкырлар лауреат исемен алуга ирешә ул.
Казан кызы сайлап алу турының Россия финалында "Пятый океан" җыры белән катнаша. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге җыр инде былтыр ук бу бәйге өчен әзерләнеп куелган була. Җырның сүзләрен дә, көен дә кыз үзе яза. Милана балалар "Евровидение"сенең сайлап алу туры буласын әле төгәл белмичә дә, җырны инде әзерләп куя. Шуңа күрә бәйге игълан ителүгә кыз әнисе белән бергә резюме, аудио- һәм видеоматериал һәм фотографияләр җибәрә. Җырчы кызның әнисе белдергәнчә, Милананың җыры башка конкурсантларныкыннан шактый аерыла. Ник дигәндә, бу җырда этник элементлар күп.
Россия финалында интернет аша җыелган тавышларга жюри әгъзалары куйган баллар кушылачак. Шулай итеп, иң күп балл җыючы балалар Болгариядә узачак "Балалар Евровидение"сендә Россияне тәкъдим итәчәк.
Яңа уку елы башланды, конкурслар дәвам итә. Шуңа күрә укудан да артта калмыйча, иҗади юнәлешне дә бертигез дәрәҗәдә алып барырга кирәк бит. "Милана Казанның 18 мәктәбендә белем ала. Аллага шөкер, укытучылар безне аңлый, ярдәм итә. Бәйге тәмамлангач, без барлык фәннәрдән дә өстәмә шөгыльләнеп, кызымның классташларын куып җитәрбез, дип уйлыйбыз. Без укытучыларга бик рәхмәтле", - дип белдерде "Intertat.ru" хәбәрчесенә Светлана ханым. Милана башлангыч мәктәпне гел "5"леләргә генә тәмамлый, 5 сыйныфта да бары ике генә "4"лесе булган аның.
Мәскәүгә Милана белән бергә аның гаиләсе, вокал буенча укытучысы да барып, аңа ярдәм итәчәк. Татарстандагы туганнары исә турыдан-туры трансляция вакытында җан атачак. Милана исә үзенең җиңүенә ышана. Ләкин моның өчен аңа тамашачылар ярдәме дә бик кирәк. Сез дә Казан кызы Милана җиңүен теләсәгез, бирегә кереп, аның өчен үз тавышыгызны бирә аласыз.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детское евровидение 2015 евровидение