Заман сулышы

Лениногорскиның "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында мәдәният йорты ачылды

23 сентябрьдә "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Әлеге микрорайон Геофизиклар поселогында урнашкан. Бу поселокта яшәүчеләр моны бик күптән көткән булган, концерт карарга килергә тилмереп тордык, диләр. Шулай ук монда үсеп килүче яшь буын да шактый күренде. Хәзер алар мәдәният йортында...

23 сентябрьдә "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - өр-яңа мәдәният йорты ачылды.
Әлеге микрорайон Геофизиклар поселогында урнашкан. Бу поселокта яшәүчеләр моны бик күптән көткән булган, концерт карарга килергә тилмереп тордык, диләр. Шулай ук монда үсеп килүче яшь буын да шактый күренде. Хәзер алар мәдәният йортында эшли башлаячак түгәрәкләргә килеп, буш вакытларын уздырачак. Атна ахырында дискотекага барып, биергә дә урын булды.
Мәдәният йортын ачу тантанасына, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, поселокта яшәүчеләр килгән иде. Изге теләкләр теләгәннән соң, традицион рәвештә ал тасма киселде. Аннан клубта шәһәр һәм район мәдәният йортлары хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт булды, халык рәхәтләнеп җыр-моң дөньясында гизде.
Тиздән бу бинада медпункт та ачылачак, монысы да уңай күренеш, яшәүчеләр өчен мөһим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: