Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Гөлнара Зәйдуллинадан баклажан запеканкасы

1 кг баклажанга 1 кг помидор, 500 г яшел суган, 1 стакан үсемлек мае, сарымсак, төелгән кызып борыч алына. Соус әзерләү: 3 йомырка сарысын туглагыз, шуңа бераз он салыгыз. Коймак камыры куелыгында булсын. 1 аш кашыгы сыра яки газлы су (сифоннан) һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәгез. Ахырдан тугланган...

1 кг баклажанга 1 кг помидор, 500 г яшел суган, 1 стакан үсемлек мае, сарымсак, төелгән кызып борыч алына.
Соус әзерләү: 3 йомырка сарысын туглагыз, шуңа бераз он салыгыз. Коймак камыры куелыгында булсын. 1 аш кашыгы сыра яки газлы су (сифоннан) һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәгез. Ахырдан тугланган йомырка агы һәм тоз салына.
Баклажан белән помидорны чистартып, кисәкләргә бүлеп, тоз сибегез һәм, онда әвәләп, кайнар майда кыздырыгыз. Аерым табада яшел суганны кыздырыгыз. Шуңа бер чәй кашыгы кызыл борыч кушыгыз да өстенә бер стакан кайнар су салыгыз. Майланган савытка рәт-рәт итеп баклажан һәм помидорларны тезегез, һәр катлам саен яшел петрушка, ваклап туралган сарымсак (3 кисәк) һәм кыздырылган суган салыгыз. Кирәк булса, су өстәргә мөмкин. Шулар өстенә соус салып, мичтә пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: запеканка из баклажанов