Заман сулышы

Бүген – сагыз (жевательная резинка)ның туган көне

23 сентябрьнең 1848 елында америкалы Джон Куртис беренче тапкыр өендә сагыз ясап ташлаган. Тарих битләренә күз салсак, иң беренче сагыз безнең эрага кадәр 7 нче гасырда барлыкка килгән. Аны Төньяк Европа якларында казу эшләре алып барганда, кеше тешләре эзе белән табып алалар. Ул тарихкача булган сумала кисәгенә охшаган. 1848 елда...

23 сентябрьнең 1848 елында америкалы Джон Куртис беренче тапкыр өендә сагыз ясап ташлаган.
Тарих битләренә күз салсак, иң беренче сагыз безнең эрага кадәр 7 нче гасырда барлыкка килгән. Аны Төньяк Европа якларында казу эшләре алып барганда, кеше тешләре эзе белән табып алалар. Ул тарихкача булган сумала кисәгенә охшаган.
1848 елда америкалы Джон Куртисның башына нарат сумаласыннан сагыз җитештерү идеясе килә. Соңрак сагызларга хуш исле парафинлы эшләнмәләр куша башлый.
1869 елда сагызны каучуктан ясый башлыйлар. Аны уйлап табучы Томас Адамс була. Халыкка ул ошый һәм сагыз тулы күләмдә җитештерелә башлый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: