Заман сулышы

Лениногорскида район башлыгы сайланды

Шушы көннәрдә район һәм шәһәр Советларының беренче сессияләре узды. Депутатлар "Лениногорск шәһәре" һәм "Лениногорск муниципаль районы" башлыгы, шәһәр мэры итеп, Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновны сайлады. - Әлеге вазифага сайлануымны мин халык алдында бик зур җаваплылык буларак кабул итәм. Ышанычыгызны акларга тырышачакмын, -диде ул. Аннан урынбасарлары өчен тавыш бирделәр. Шулай итеп,...

Шушы көннәрдә район һәм шәһәр Советларының беренче сессияләре узды.
Депутатлар "Лениногорск шәһәре" һәм "Лениногорск муниципаль районы" башлыгы, шәһәр мэры итеп, Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновны сайлады.
- Әлеге вазифага сайлануымны мин халык алдында бик зур җаваплылык буларак кабул итәм. Ышанычыгызны акларга тырышачакмын, -диде ул.
Аннан урынбасарлары өчен тавыш бирделәр. Шулай итеп, шәһәр буенча урынбасары итеп Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова, район буенча - Сергей Вячеславович Тимаков сайланды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: