Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Газет укучыбыз бүләк отты

"Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, шәһәребездә яшәүче Айгөл Гәрәева кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бер көнне аны редакциягә чакырып, "Татмедиа" җитәкчелеге исеменнән бүләкне тапшырдык. Кечкенә кызы Зилә белән килде алар. Гаиләләре белән Лениногорскига күченеп килүләренә бер генә ел икән әле. Моңа кадәр туып-үскән якларында - Мамадышта...

"Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, шәһәребездә яшәүче Айгөл Гәрәева кызыксындыру бүләгенә лаек булды.


Бер көнне аны редакциягә чакырып, "Татмедиа" җитәкчелеге исеменнән бүләкне тапшырдык. Кечкенә кызы Зилә белән килде алар. Гаиләләре белән Лениногорскига күченеп килүләренә бер генә ел икән әле. Моңа кадәр туып-үскән якларында - Мамадышта яшәгәннәр.
-Газет-журналлар укымыйча тора алмыйм. Республикада чыгып килүче әллә ничә газет, берничә журнал алдырым, - дип тезеп китте ул. -Мәктәптә укучы улым белән кызым өчен өйгә биш журнал килә. Лениногорскида яңа кеше буларак, район һәм шәһәр белән "Заман сулышы" газеты аша танышам, - ди Айгөл. Шуңа да монда күченеп килүгә, иң беренче безнең газетка язылган.
Үз районнарында мәгариф идарәсендә эшләгән, бездә район газетын алдыручыларның аз булуы гаҗәпләндерә аны.
-Мин Мамадышта газетка язылмаучы кешене белмим дә. Татар кешеләре - татар, рус теллеләр - рус телендә чыга торган район газетын алдыра,- ди.
"Заман сулышы"нда даими рәвештә чыга торган рецептларны җыеп бара икән. Шулар буенча кышкылыкка помидор, кыяр тозлау, салатлар ясавын, тортлар пешерүен дә әйтте.
"Татмедиа" уздырган конкурста катнашу теләге аңарда райондашлары - мамадышлыларның берсе Айпад, икенчесенең кызыксындыру бүләге алганын ишеткәч туган. Бәхетен сынап карарга булган һәм ялгышмаган да. Киләчәктә төп призны оту теләге дә зур аның. "Подписка өчен Айпад!" бәйгесе киләсе елда да уздырылачак. Шуның өчен, әйдә Айгөл, алга", дип әйтәсе килә. Башкаларга да катнашырга тәкъдим итәбез.
Яңа кеше буларак, шәһәр турындагы фикерен дә сорашмыйча кала алмадык.
-Беренче тапкыр кичке якта урман паркына йөрергә чыккач балалар, яшүсмерләр белән бергә олыларның да спорт белән шөгыльләнүен күреп гаҗәпләндек. Эштән кайткач өйләрендә ятмыйлар икән монда: кемдер велосипедта йөри, икенчесе йөгерә, җыелып футбол да уйныйлар, дип туган якка кайтып сөйләдек, - ди Айгөл.
Үзләре дә хәзер, лениногорскилыларга ияреп, гаиләләре белән спортка тартыла башлаган. Мәктәптә укучы кызы белән улы спорт секцияләренә йөри башлаган, декрет ялында булган Айгөл фитнес белән шөгыльләнә, ире атнасына берничә тапкыр спортзалга бара икән.
Менә шулай, шәһәрне үз итеп, яңалыклар белән газет, сайт аша танышып, актив тормыш рәвеше алып бара алар.
Ләйсән Шәрәфетдинова, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка на айпад