Заман сулышы

1 октябрь 2015 яңалыклары

  • 1 октябрь 2015 - 13:18
    Урдалы авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
    1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Урдалы авыл мәдәният йортында "Картаямы соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә авылда яшәүче 70 яшьтән узган барлык өлкәннәр дә чакырылды. Өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы күрсәтелде. Һәрбер башкарылган концерт номеры татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребезне бәйрәмнәре...
    478
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 12:04
    Урманда ял иткән өчен салым кертеләчәк
    Ленинград өлкәсе депутаты Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, урманда шашлык пешергән өчен халыктан 500 сум күләмендә салым алынырга тиеш. Урман ул аерым экологик зона булып тора, учактан җитди янгын да чыгарга мөмкин. Салымнан җыелган акчаны исә янгынга каршы көрәшү һәм урман полосаларын төзекләндерү өчен тотарга була, ди...
    456
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 08:08
    Бүгеннән физик затлар канун нигезендә банкротлыкка чыга ала
    Россиядә бүген физик затларның банкротлыгы турында канун гамәлгә керде. Шулай итеп, канун нигезендә банкка кредит бурычын түләр мөмкинлеге булмаган ил гражданнары үзләрен банкрот дип игълан итә ала. Канун бурычлы кешегә үзен банкрот дип тануыларын сорап, судка гариза тапшыру хокукы бирә. Монда бурчының суммасы мөһим түгел. Бурычлы кеше үзенең түләргә сәләтсез...
    666
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:56
    “Заман сулышы”на арзанракка язылырга мөмкин
    Октябрьдә узачак "Подписка декадасы" нда, "Заман сулышы"да катнашып, укучыларына ташламалы язылу мөмкинлеге бирә. "Заман сулышы" газетына 15-25 октябрьдә язылып куярга тырышыгыз. Бәясе - 467 сум 88 тиен (507 сум иде) булачак.
    493
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:30
    Яр Чаллы егетен “Давай поженимся!” тапшыруынан карагыз
    Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Владислав Волковны "Давай поженимся!" тапшыруында 5 октябрь көнне күрә аласыз. - Тапшыруны гел карамасам да, анда катнашырга теләк туды һәм сайтта анкетаны тутырдым. Бер атнадан соң тапшыруга чакырып шалтыраттылар, - дип сөйли ул. Владиславка 52 яшь, бер тапкыр өйләнгән, 5 ел элек аерылган. Кече малае үзе...
    506
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 06:43
    Рәмзия Габделхакова иҗатыннан Өлкәннәргә багышланган шигырь
    Өлкәннәргә Узган юлларыгыз катлаулы, Кылган эшләрегез мактаулы, Әле безгә бик тә кирәк сез, Яшьләр өчен олы терәк сез! Сез ул лаек зурлау-рәхмәткә. Яшәсәгез иде рәхәттә, Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар, Чын кайгырту, кадер -ихтирам. Без беләбез: көчле сез, чыдам, Тик кирәкмәс яңа борчулар. Шактый тигән сезгә сынаулар, Язмышыгыз белән уйнаулар... Үткәннәрдә...
    653
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 06:38
    Лениногорскилы Василий Маликовка – 90 яшь
    Лениногорскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Василий Андреевич Маликов өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа 1 октябрь көнне - 90 яшь тулды. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләк тапшырылды.
    433
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 06:33
    Лениногорск өлкәннәрен район башлыгы котлый
    Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмгә хөрмәт, мәрхәмәт-шәфкатьлелек салынган. Районыбыз үсешенә өлеш керткән, күп еллык намуслы хезмәтләре өчен өлкән буын вәкилләренә, Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән, авыр елларның михнәтен күргән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лаеклы ялда булучыларны, олы булса да, хезмәт юлын дәвам итүчеләрне...
    977
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 06:01
    Лениногорск аты өченче урын алды (фотолар)
    Безнең район аты шушы көннәрдә, Кырлайда 40 километрга ярышып, өченче урын алып кайтты. Югары Каран авылындагы "Алмакай"атлар клубының "Чики" кушаматлы аты ул. Клуб җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, әлеге ярышта икенче ел катнашалар инде: былтыр җиденче урын алган булганнар, быел өченчегә менгән. Беренче урынга Биектау, икенче урынга буа, өченчегә безнең ат...
    710
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 05:36
    Лениногорскилы Миләүшә Глухова Кырымда семинарда катнашып кайтты
    "Кырымның табигате искиткеч, сокланып, уңай хис-кичерешләр генә алып кайттым аннан", ди Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова. Күптән түгел ул Кырымда Бахчисарай районында үткән яшьләр һәм балаларның ялын оештыру семинарында катнашып кайтты. Миләүшә Минәхмәтовна муниципаль районда җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссиясе секретаре да булып тора. Шунлыктан...
    462
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 05:11
    Трамплиннан сикерәчәкләр
    2-4 октябрьдә трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы яршы буенча Ачык чемпионат һәм республика беренчелеге үтәчәк. 3 октябрьдә ике төр ярыш буенча көч сынашалар: 29 һәм 48 метрлы трамплиннардан сикереп, ике, өч, биш чакрымга йөгерәчәкләр. 4 октябрьдә - трамплиннан сикерәчәкләр. Ярышлар сәгать 10да башлана.
    565
    0
    0
Реклама