Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Урдалы авыл мәдәният йортында "Картаямы соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә авылда яшәүче 70 яшьтән узган барлык өлкәннәр дә чакырылды. Өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы күрсәтелде. Һәрбер башкарылган концерт номеры татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребезне бәйрәмнәре...

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Урдалы авыл мәдәният йортында "Картаямы соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.


Кичәгә авылда яшәүче 70 яшьтән узган барлык өлкәннәр дә чакырылды. Өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы күрсәтелде. Һәрбер башкарылган концерт номеры татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды.
Өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән авыл җирлеге башлыгы Мосавир Мостафин, ветераннар Советы рәисе Әсхат Хайретдинов котладылар, үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр, ярдәм кирәк булганда, морәҗәгать итүләрен сорадылар.
Бәйрәм тантанасы үз көчебез белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Соңыннан, кунакларыбыз бәйрәм хөрмәтенә "Лениногорская" агрофирмасы" һәм авыл җирлегендә урнашкан кибетләр тарафыннан әзерләнәгән азык-төлек җыелмасыннан торган пакетлар алдылар.
Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день пожилых өлкәннәр көне день пожилых в с.Урдала