Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәмзия Габделхакова иҗатыннан Өлкәннәргә багышланган шигырь

Өлкәннәргә Узган юлларыгыз катлаулы, Кылган эшләрегез мактаулы, Әле безгә бик тә кирәк сез, Яшьләр өчен олы терәк сез! Сез ул лаек зурлау-рәхмәткә. Яшәсәгез иде рәхәттә, Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар, Чын кайгырту, кадер -ихтирам. Без беләбез: көчле сез, чыдам, Тик кирәкмәс яңа борчулар. Шактый тигән сезгә сынаулар, Язмышыгыз белән уйнаулар... Үткәннәрдә...

Өлкәннәргә
Узган юлларыгыз катлаулы,
Кылган эшләрегез мактаулы,
Әле безгә бик тә кирәк сез,
Яшьләр өчен олы терәк сез!
Сез ул лаек зурлау-рәхмәткә.
Яшәсәгез иде рәхәттә,
Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар,
Чын кайгырту, кадер -ихтирам.
Без беләбез: көчле сез, чыдам,
Тик кирәкмәс яңа борчулар.
Шактый тигән сезгә сынаулар,
Язмышыгыз белән уйнаулар...
Үткәннәрдә калсын авырлык,
Ташламасын саулык, сабырлык.
Яшәгез сез җирдә ямь табып,
Һәрбер көнегезгә шатланып.
Күңелегездә кояш балкысын,
Алтын көзнең юмарт балкышын
Салыгыз да җылы учларга,
Ияртегез озын кышларга.
Өшемәсен һич тә җаныгыз,
Көләч һәм шат булып калыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамзия габделхакова