Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск өлкәннәрен район башлыгы котлый

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмгә хөрмәт, мәрхәмәт-шәфкатьлелек салынган. Районыбыз үсешенә өлеш керткән, күп еллык намуслы хезмәтләре өчен өлкән буын вәкилләренә, Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән, авыр елларның михнәтен күргән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лаеклы ялда булучыларны, олы булса да, хезмәт юлын дәвам итүчеләрне...

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмгә хөрмәт, мәрхәмәт-шәфкатьлелек салынган. Районыбыз үсешенә өлеш керткән, күп еллык намуслы хезмәтләре өчен өлкән буын вәкилләренә, Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән, авыр елларның михнәтен күргән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Лаеклы ялда булучыларны, олы булса да, хезмәт юлын дәвам итүчеләрне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез әхлакый кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, балалар һәм оныклар өчен терәк, ярдәмче, үрнәк булып торасыз. Районның мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Сезнең зур тәҗрибәгез сорауларны хәл иткәндә ярдәмгә килә.
Хөрмәтле олы буын кешеләре! Сезгә исәнлек-саулык, озын, тыныч гомер, якыннарыгызның кайгыртуын, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорскида өлкәннәр көне өлкәннәр көне белән