Заман сулышы

Бүгеннән физик затлар канун нигезендә банкротлыкка чыга ала

Россиядә бүген физик затларның банкротлыгы турында канун гамәлгә керде. Шулай итеп, канун нигезендә банкка кредит бурычын түләр мөмкинлеге булмаган ил гражданнары үзләрен банкрот дип игълан итә ала. Канун бурычлы кешегә үзен банкрот дип тануыларын сорап, судка гариза тапшыру хокукы бирә. Монда бурчының суммасы мөһим түгел. Бурычлы кеше үзенең түләргә сәләтсез...

Россиядә бүген физик затларның банкротлыгы турында канун гамәлгә керде.
Шулай итеп, канун нигезендә банкка кредит бурычын түләр мөмкинлеге булмаган ил гражданнары үзләрен банкрот дип игълан итә ала. Канун бурычлы кешегә үзен банкрот дип тануыларын сорап, судка гариза тапшыру хокукы бирә. Монда бурчының суммасы мөһим түгел. Бурычлы кеше үзенең түләргә сәләтсез булуын исбатларга тиеш була. Шуннан соң аңа банкрот статусы бирелә.
Гражданнар үзләре генә түгел, кредит бирүчеләр үзләре дә аның банкротлыгын сорап гариза тапшыра ала. Төп шарты - моның өчен кредит бирүче алдындагы бурыч 500 мең сумнан артыграк һәм түләү кимендә 3 ай тоткарланган булырга тиеш.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: