Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск аты өченче урын алды (фотолар)

Безнең район аты шушы көннәрдә, Кырлайда 40 километрга ярышып, өченче урын алып кайтты. Югары Каран авылындагы "Алмакай"атлар клубының "Чики" кушаматлы аты ул. Клуб җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, әлеге ярышта икенче ел катнашалар инде: былтыр җиденче урын алган булганнар, быел өченчегә менгән. Беренче урынга Биектау, икенче урынга буа, өченчегә безнең ат...

Безнең район аты шушы көннәрдә, Кырлайда 40 километрга ярышып, өченче урын алып кайтты.


Югары Каран авылындагы "Алмакай"атлар клубының "Чики" кушаматлы аты ул. Клуб җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, әлеге ярышта икенче ел катнашалар инде: былтыр җиденче урын алган булганнар, быел өченчегә менгән.

Беренче урынга Биектау, икенче урынга буа, өченчегә безнең ат чыккан. Фәрит әфәнде әйтүенчә, беренче-икенче урынны алучылар гарәп токымлы атларда узышкан.

Ә безнеке - татар токымлы. Монгол, татар, кыргыз атлары булган кебек, татар атлары да бар, алар безнең тирәлеккә яраклашкан . бик чыдам атлар, ди. "Чики" юлда да үзен бик әйбәт тотты, ди ул. Чабышка барачагын белеп, башын бутап, әзер икәнлеген белдереп торды, -ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лошадь фарит набиуллин